Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 август 2019, 14:48

Яңа Кабан авыл биләмәсе төзеклеге белән сөендерде

Район хакимияте башлыгы Яңа Кабан авыл биләмәсендә булды.

Кузгау авылының фельдшер-акушерлык пункты үзенең зур миче һәм акка буялган кулдан ясалган борынгы буфеты белән мине балачакка кайтарды. Ул чакта алар миңа искелек калдыгы булып тоелса, хәзер мондый рарите¬тлар бик сирәк очрый. Авылның торак йортта урнашкан медицина учреждениесе Яңа Кабан авылы биләмәсе буйлап йөрүче район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рәдиф Әксәновны шулай каршылады.
Тарихны белүче «Кама» агрофирмасы рәисе Альфред Хаҗиев сөйләвенчә, бу чыннан да торак йорт булган һәм аны махсус ФАП өчен сатып алганнар. Ул шул килеш сакланган диярлек. Безне озатып йөрүче авыл биләмәсе башлыгы Илшат Бәшәров пунктны электр белән җылытуга күчергәнче фельдшер белән ничек утын хәзерләүләрен искә алды (әткәндә, Әлфия Дәүләтова көн саен бирегә Яңа Нугайдан килеп йөри).
- Мичне кирәге чыгар дип калдырдыгыз мени, электрга ышанып бетеп булмыймы? – дип сорыйм Илшат Бәшәровтан.
- Бә-ә-әй, бәлеш пешерергә! – дип көлә ул. – Яңа Кабанда әнием дә мичне сүттерми.
Мич мич инде ул, ә Кузгау халкы газ сорый. Юллап йөрүчеләр район белән танышып йөргән чагында башлык белән очрашуга да килделәр. Авылга газ кертергә проек¬т-смета документациясе әзер, хәзер аны берәр максатлы программага кертеп җибәрергә кирәк. Рөстәм Маратович кузгаулыларга, шулай итәрбез дип, ышандырды.
Пункттан башка Кузгауда тагын клуб бар. Анысы да борыстан, 1985 елда төзелгән, әмма яхшы сакланган.
- Түбәсе ни хәлдә? – дип сак кына сорады Яңа Янъегет авыл биләмәсендә түбәне күреп ушы киткән район башлыгы.
- Тфү-тфү, бу уңайдан бары да яхшы. Бер җирдән дә акмый, - диде Илшат Фәритович һәм өч тапкыр төкеренеп куйды.
Төкеренү генә түгел агачка да сугарсың, чөнки түбә – бик җитди сорау. Әгәр дә ул су үткәрә икән, стена һәм идәннәр чери дигән сүз. Ә түбә алыштыру кыйммәткә төшә. Шуңа күрә коры түшәмнәр теләсә кайсы җитәкче өчен сөенеч.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 15 августта чыгачак 33нче санында укыгыз.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: