Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 19:41

Генерал туган көн

Бүген генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-нче (соңыннан 16-нчы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңлегали Минһаҗ улы Шайморатовның туган көне.

М.Шайморатов 1899 елда 15 (27) августта элекке Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортостанның Кырмыскалы районы) Биштәкә авылында туган. (Бу авыл хәзер Шайморатов (Шәйморат) авылы дип атала).
Малайга ун яшь тулгач, әнисе Бибитаифә гүр иясе була. Миңлегали байларга ялланып, көтү көтеп, бер авыр, кара эштән дә йөз чөерми эшләп үсә. Хезмәттә чыныккан авыл улы зирәк, үткер, һәр эшен уйлап эшли торган төпле акыллы егет булып җитешә. Авыл малайлары арасында үзен кечкенәдән әйдәүче буларак таныта.
Авыл мәктәбендә ике генә ел укырга туры килә аңа. Әйткәндәй, Биштәкәдә ул вакытта өч мәктәп, өч мәчет була. Булачак генералның кайсы мәктәптә укыганы белән дә кызыксындык, фаразлар буенча, үзе яшәгән ягындагысында белем алган. Авыр тормыш шартлары егеткә арытаба уку мөмкинлеге бирми, ундүрт яшендә ул Якимов дигән сәнәгатьченең “Урал” пароходына йөк ташучы матрос булып эшкә урнаша. 1917 елдагы вакыйгалардан соң егет Кызыл Армия сафларына кушыла. Гражданнар сугышын С. Буденныйның атлы армиясендә тәмамлый. Нәкъ шушы еллар кыю егеткә булачак һөнәрен фәкать хәрби хезмәт белән бәйләргә этәргәндер.
Хәрби мәктәпләрдә белем алган туры сүзле, кыю Ватан улын иң җаваплы урыннарга хезмәткә тәгаенлиләр. 1925-1930 елларда Кремльне саклаучы полк белән җитәкчелек итә. Арытаба аз сүзле, сабыр холыклы М. Шәйморатовны разведка идарәлегенә эшкә тәгаенлиләр. Монда аның төрек, инглиз, уйгыр, кытай, казах телләрен яхшы белүе бик зур роль уйный. Ул 1934-35 елларда Төркиядә, 1938-1940 елларда Кытайда хәрби атташе була. Кытайда Мао Цзедун җитәкчелегендәге Кытай коммунистларына үз кораллы көчләрен төзергә ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Миңлегали Шәйморатов Мәскәү өчен барган каты сугышларда бөтен белемен, хәрби осталыгын куллана. Атлы гаскәрләрдәге зур тәҗрибәсен бәяләп, аны кавалерия полкы белән җитәкчелеккә тәгаенлиләр. Нәкъ шушы вакытларда 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе туплана. Генштаб бертавыштан аның җитәкчесе итеп Мәскәү янындагы алышларда үзен таныткан М. Шәйморатовны билгели. Кыска гына вакыт аралыгында генерал үз теләкләре белән Ватанны сакларга килгән гади ир-егетләрне оста, кыю көрәшчеләр итеп тәрбияли.
1943 елның 23 февралендә һәлак була.
Хәтер.
Шайморатов генерал - башкорт халык җыры дәрәҗәсенә әйләнгән Кадыйр Даян cүзләре, Заһир Исмәгыйлев музыкасына җыр.
2015 елның 11 сентябрендә Кырмыскалы районы Шайморат авылында 112-се Башкорт атлы дивизиясе һәм аның командиры генерал-майор Миңлегалие Шәйморатовка багышланган Хәрби Дан мемориалы ачылды.
2012 елның 21 ноябрендә Русия Президентының 1561-се санлы Указы белән Русия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы сайты Эчке гаскәрләренең 27-се Махсус тәгаенләнеш отрядында М. М. Шәйморатов исеме бирелде.
https://tt.wikipedia.org/wiki/
http://ihlasufa.ru/tt/2019/02/28/
Читайте нас: