Кама таңнары
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2019, 18:17

Хөрмәтебез зур сиңа, укытучы!

Шушнур авыл китапханәсендә Русия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны Наталья Ильинага багышланган кичә узды.

Наталья Мачюшкиновна гомере буе Шушнур урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Аның педагогик стажы 36 ел.
Шушнур мәктәбенә ул яшь белгеч булып кайта һәм тиз арада укучылар, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында абруй казана. Кияүгә дә биредә чыга. Тормыш иптәше Анатолий Сергеевич белән дүрт бала үстерәләр һәм хәзер оныклар сөяләр.
Бу көнне Наталья Мачюшкиновна турында бик күп матур сүзләр әйтелде, җылы ихлас котлаулар яңгырады. Шуш¬нур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова, биләмәнең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Нуршаев, хатын-кызлар советы рәисе Линария Мардиева, башлангыч сыйныф укытучысы Дина Кушарова, үзәк район китапханәсе библиографы Людмила Лопатина, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә озак еллар намуслы эшләгәне өчен, кичәбез героена рәхмәтләрен җиткерделәр.
Наталья Мачюшкиновнаның тормыш һәм хезмәт юлына багышлап стена гәзите чыгарылды. Шушнур мәктәбе укучысы Виктория Илтубаева җырлады, балалар шигырь сөйләде. Кичә матур узды. Мондый чаралар күбрәк оештырылсын иде дигән теләк белдерде өлкәннәр.
Ирина ДӘҮЛӘТШИНА.
Теглар:шушнур
Читайте нас: