Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 август 2019, 13:35

Анык эшләр бүләккә

“Бердәм Русия” проекты буенча объектлар ачыла.

Республикада “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән 2015 елдан башлап алып барылган “Анык эшләр” проекты район инфраструктурасын үстерүдә чын ярдәм булды: ул авыл барлык биләмәләрендә дә уңышлы тормышка ашырыла. Проект ярдәме белән обелисклар, чишмәләр төзекләндерелә, коймалар тотыла, урамнар яктыртыла, балалар мәйданчыклары корыла һәм тагын бик күп эшләр башкарыла.
Быел “Анык эшләр” проектына 28 объект кертелгән. Барысы буенча да эшләр тәмамланган һәм шушы көннәрдә “Анык эшләр” истәлекле элмә тактасын кую буенча чаралар уза. Шундый такталарның берсе Саузбаш авылы мәдәният йортына эленде.
“Анык эшләр” проекты буенча быел клуб музыкаль аппаратура алган. Акчаның бер өлешен Саклауда дүрт тыкрыкка яктырткычлар куюга тотынганнар.
Әйткәндәй, аппаратураны беренче тапкыр элмә такта куйган көнне сынап карадылар: чәчәкләр бәйрәме һәм концерт оештырдылар.
Бу көнне чәчәкләргә күмелгән мәдәният йорты фойесында ямьле дә, “тәмле” дә иде. Менә нинди уңган хуҗабикәләр яши икән биредә, дип аһ иттем мин берсеннән-берсе матур гөлләмәләргә карап. Хәер, уңган дип әйтү генә аз булыр, чын матурлыкка омтылучылар алар. Жюри эшләгән арада клуб хезмәткәрләре бәйрәм кунакларының күңелен ачты, концерт номерлары белән сөендерде.
“Анык эшләр” проекты буенча былтыр Саузбашта мәдәният йортының болдырын ремонтлап пандус куйганнар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән обелискны яңартканнар иде, алдагы елда ФАПның тәрәзәләрен алыштырырга, пандус куярга һәм болдырын ремонтларга телиләр.
Читайте нас: