Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 август 2019, 17:02

Бүләккә стадион

Шушнур мәктәбе стадионлы булды.

“Анык эшләр” проекты анык проблемаларны хәл итә, ә Шушнур мәктәбенең проблемасы яхшы стадион булмауга кайтып кала иде. Стадионга урынны эзләп торасы булмаган, ул мәктәп белән янәшәдә, әмма аны агачлар, куаклыклар басып бетергән, шунлыктан башта территорияне алардан тазартканнар, аннары тигезләгәннәр, спорт җайланмалары куйганнар. Һәм менә спорт мәйданчыклы стадион әзер!
Аны тантаналы ачуда район Советы рәисе, “Җылылык энергетикасы компаниясе” идарәче компаниясе директоры Айрат Мортазин катнашты: бу эшләрне нәкъ аның предприятиесе алып барды һәм яңа уку елы алдыннан авыл балаларына шундый шәп бүләк ясады. Монда футбол, волейбол мәйданчыклары бар. Баскетбол уйнарга да урын булачак. Шулай ук җәмгыять белеме дәресләре өчен каршылыклар полосасы корганнар.
Зур бүләк өчен балалар олыларга рәхмәт белдерде һәм, спорт казанышлары белән сөендерербез, дип ышандырдылар. Һәм шундук футбол тибәргә, каршылыкларны узарга йөгерделәр.
- Җылы вакытта стадионда физкультура дәресләре үткәрәчәкбез. Мәйданчык олылар өчен дә ачык: аерым график буенча килеп шөгыльләнергә мөмкин, - ди мәктәп директоры Илдар Аллаяров.
Стадион 99 мең сумга төшкән. Тагын 99 мең сум койма тотуга киткән. “Быел Шушнурда балалар мәйданчыгын яңа урынга күчердек – хәзер ул мәдәният йорты каршында урнашты. Элеккеге урыны иминлек таләпләре буенча туры килми булып чыкты – аннан торбаүткәргеч уза. Алдагы елда “Анык эшләр” проекты буенча Яңа Актанышбашта балалар мәйданчыгы корачакбыз”, - дип хәбәр итә Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова.
Читайте нас: