Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 август 2019, 16:36

Иске Моштыда спорт мәйданчыгының коймасы яңартылды

“Анык эшләр” проекты торак пунктларының актуаль, социаль, мәдәни һәм башка сорауларын хәл итәргә юнәлтелгән

Иске Мошты авылында “Анык эшләр” проекты буенча урамнарны яктырту системасын ремонтлаганнар, узган елда клубта яңа электр казаны куйганнар.
Агымдагы елда спорт мәйданчыгының коймасын яңартканнар. Шул көнне спорт мәйданчыгын тантаналы ачу булды.
- “Анык эшләр” проекты торак пунктларының актуаль, социаль, мәдәни һәм башка сорауларын хәл итәргә юнәлтелгән. Һәр торак пунктында тиз арада хәл итәргә кирәкле проблемалар бар, - диде БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Булат Юмадилов. – Программа алдагы елда да дәвам итәчәк һәм кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтеләчәк.
Читайте нас: