Район хакимиятенең яңа башлыгы Рөстәм Мусин Шушнур авыл биләмәсе белән танышуын Яңа Актанышбаштагы балалар бакчасыннан башлады. Мәктәптә укыганда җәй буе балалар караучы, кухня хезмәткәре булып эшләгән урынны үземнең дә күрәсем килде. Гомерләр узса да, бакча “бирешмәгән, ә бит ул ерак 1978 елда ук төзелгән иде!
Бу районда иң башта төзелгән балалар бакчаларының берсе иде. Хәзер моны күз алдына да китерү авыр, әмма аны колхоз төзеде (колхозларның шундый бай чаклары да бар иде!) Әлбәттә, өлкән тәрбияче Зинфира Ямалетдинова сөйләвенчә, проблема да бар – бина утыра. “Бу агымдагы ремонт. Бер авырлыгы да юк аның. Бераз төзәтәсе генә”... – район хакимияте башлыгының төзелеш һәм ТКҖ буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Радик Гыйльмуллин һөнәри карашы белән эшләр күләмен билгеләгәндә “минем” бакчам белән барысы да яхшы булачагына сөенеп тордым.
Авылда медпункт та “борынгы”. Һәм тагын да аның бинасын Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшыру турында сүз куертыла, чөнки ул ремонт сорый, ә акча тегеннән дә моннан да тиеш түгел: бина аныкы булмагач, Министрлык акча бүлми, медицина учреждениеләре республика карамагында булганлыктан район шулай ук акча бүлә алмый.
Авылның иң “авырткан урыны” мәдәният йорты булып чыкты. 2006 елда гына төзелсә дә, бина совет заманыннан калганнардан начаррак күренә. Болдыры җимерелә, тәрәзәләре чери, китапханәгә кергән җирдәге козырёк менә-менә берәрсенең башына төшәм дип тора, ә идән астында су җыела, тамашалар залындагы түшәмдә зур күгәрек, стнелар ярылган...
Мәдәният йорты директоры Динара Арслангәрәева башлыкка бинаның “авыртан нокталарын” күрсәткәндә аларның очы-кырые булмас шикелле тоелды. “Хет бинаны ябып куй”, - дип борчылуын белдерде Рөстәм Маратович. Әмма район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лира Мостаева шундук яклауга басты һәм тезеп китте: халык монда актив, клубка йөриләр, коллективлар көчле... Динара боларны раслап үзешчәннәрнең грамоталар һәм дипломнарын күрсәтә башлады.
Нишләп соң бүген бина ябып куярлык хәлгә төшкән? Беркемне дә гаеплисем килми. Бәлки, урыны дөрес сайланмагандыр? Бәлки, фундамент нигезен нык тыгызламаганнардыр? Әмма бинаны коткарырга кирәк. Эшләр күләме биредә якынча 2 млн сумга бәяләнә. Барысын да берьюлы эшләү мөмкин түгел. Һәм Радик Мирзафаилович һөнәри карашы белән эшне нәрсәдән башларга кирәклеген чамалады. Иң тәүдә болдырны үзгәртергә: керү урыны бердәм булып, элеккесе запас чыгу урыны булып калсын өчен, мәдәният йортының чишенү бүлмәсеннән китапханәгә ишек “тишәргә”; тәрәзәләрне томаларга булдылар.