Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 август 2019, 19:26

Яңа Актанышбаш: мәктәп яңара

Күпкә олырак булса да җимерелеп баручы клуб белән чагыштырганда мәктәп яңарак күренә.

Былтыр Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча Яңа Актанышбаш мәктәбендә пластик тәрәзәләр куйдылар. Уку йортының 100 еллыгына әзерләнү кысаларында болдырны һәм керү ишекләрен яңарттылар, территорияне профнастил койма белән ураттылар.
Монда “Җылылык энергетикасы компаниясе” идарәче компаниясе директоры, район Советы депутаты Айрат Мортазинның өлеше зур. Әйткәндәй, башка халык тарафыннан сайлап куелган кешеләрдән аермалы буларак, ул яңа башлыкның биләмә буйлап сәфәрендә катнашты һәм биләмә башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова белән авылларның проблемаларын күрсәтте.
Бүген мәктәптә ремонт бара. Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча электр белән тәэмин итү системасын үзгәртәләр, җылы бәдрәф төзиләр. Моның өчен спорт залы янындагы сыйныф бүлмәсен бүлгәннәр.
Тагын теләкләр бар: идәннәрне берәр нәрсә эшләтсәләр яхшы булыр иде. Һәм мәгариф бүлегенә бирегә яңа парталар бүлергә кирәк, әтү без 35 ел элек утырган һәм йөз кат буялган парталар тора монда.
Ә менә казаны яңа. Ул хәзер зур казанлыкта кечкенә почмакны алып тора һәм “Җылылык челтәрләренең” гомум диспетчерлык пунктына тоташтырылган. Монда, Иске Моштыдагы кебек үк, казанлык бинасында зур урын бушаган һәм аны мәктәп автобусына, янгын сүндерү машинасына гараж итеп көйләмәкчеләр. Район җитәкчелеге бу идеяне исәпкә алды.
Читайте нас: