Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 август 2019, 17:52

Алтын куллы авылдашыбыз

Арлан авыл клубында кул эше остасы һәм яхшы күңелле кеше Галина Степановага багышланган кичә узды.

Фойедагы күргәзмәдә Галина Ильиничнаның кул эшләре белән танышырга мөмкин иде. Әкәмәт бизәкләр, челтәрләп бәйләнгән әйберләр – боларның барысын да эшсөючән һәм тиктормас оста, бер дигән хуҗабикә, "Кудыронгыр” фольклор ансамблендә катнашучы авылдашыбыз тудыра.
Очрашуга кунаклар күп килде. Авылдашыбызны район хатын-кызлар советы рәисе Т.Әдиятуллина, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Р.Сатаева, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе В.Исаева, биләмәнең хаты-кызлар советы рәисе Н.Мөхәмәтдинова котладылар. Балалары, оныклары һәм туганнары җылы котлауларын яңгыратты. Галина Ильинична түзмәде, елап җибәрде шатлыгыннан.
Степановар өч кыз үстерә, хәзер оныкларына сөенеп яшиләр. Оныклары да дәү әни белән дәү әтиләрен яраталар: мәктәптән соң да башта аларга йөгерәләр, кирәк икән булышалар һәм аннары гына өйләренә кайталар. Галина Ильинична чигү һәм бәйләү серләрен оныкларына өйрәтә инде хәзер.
Алевтина Шуматбаева, Любовь Япарова, Елена Гәрәева, Вениамин Илинбаев, Нэли Тимиргалиева, Ксения Ахмәдиева, Ольга Бакирова һәм “Кудыронгыр” ансамбленең чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде. Ә инде азакта барысы да дәртле биюгә төште.
Галина Кугубаева, мәдәният йорты мөдире
Теглар:арлан
Читайте нас: