Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 август 2019, 15:46

Гаризалар кабул итү тәмамланды.

“Аек авыл-2019” конкурсының район этабына гаризалар кабул итү тәмамланды.

Муниципаль район хакимиятләре “Районның иң аек авылы” исеменә дәгъва итүчеләрне билгеләде. Беренче этапта 53 районнан 400дән артык авыл катнашты.
Иң күп гариза Илеш районыннан кабул ителгән. Анда 22 авыл катнашырга теләк белдергән. Авыргазы һәм Яңавыл районнарында – 18әр, Дәүләкән, Кырмыскалы, Мәләвез районнарында 16 авыл районның иң аек авылы исеменә дәгъва итә.
Республиканың күп кенә районнарында барлык авыл биләмәләре дә катнаша. Мәсәлән, Стәрлебаш районында 15 авыл биләмәсеннән берсе дә читтә калмаган. Благовар, Благовещен, Зианчура районнарыннан конкурсның беренче этабына, шулай ук, 15әр гариза кабул ителгән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Зианчура районында хакимият башлыгы башлангычы белән үзләренең приз фонды булдырылган. Район этабында җиңүчеләр 1-3нче урыннар өчен 300 мең, 200 мең, 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Конкурс положениесенә ярашлы, гаризалар кабул ителгәннән соң районнарда ярыш этабы башлана. Анда алкоголизмга каршы көрәш чараларын оештыру һәм үткәрү, алкоголь һәм тәмәке куллануны тыю һәм аны пропагандалауны, рекламаны туктату һәм законлы рәвештә тыю, кешеләрне алкоголь, тәмәке һәм башка наркотиклар матдәләрдән бәйлелектән азат итүгә юнәлтелгән аңлату эше алып бару каралган.
Район этабы 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 20-30 ноябрьгә кадәр катнашучылар тарафыннан проектларны яклау күз уңында тотыла. Конкурсның беренче этабына муниципаль районның оештыру комитеты йомгак ясый.
Конкурсның республика этабына гаризалар 1 декабрьдә кабул ителә башлаячак.
Фирая Салихҗанова әзерләде.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: