Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 август 2019, 14:20

Хезмәте белән хөрмәтле

Яңа Нугай авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән матур кичә бу юлы хезмәт ветераны Әхнәф Шаһиянович Шәрифҗановка багышланды.

Әхнәф Шаһиян улы 1949 елның 5 маенда Дүртөйле районының Солтанбәк авылында туа. Урта белем алгач, аны авылда клуб һәм китапханә мөдире итеп куялар. Армиядән соң егет Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына керә.
Мәдәни-күңел ачу чараларында ул таланты – матур җырлавы һәм биюе - белән тамашачыларны таң калдыра. Техникумны яхшыга тәмамлаган агрономны Краснокама районының “Победа” колхозына эшкә җибәрәләр. Тырыш белгечне тиздән Киров исемендәге колхозның комплекслы бригадасына бригадир итеп күчерәләр, ә 1979 елда шул ук колхозда агроном итеп куялар һәм партоешмага секретарь итеп сайлыйлар.
Тиздән Киров исемендәге колхоз игенчелектә зур уңышларга ирешә. Әхнәф еш кына туган районыннан белгечләр белән тәҗрибә уртаклаша, киңәшләшә. Яшь агрономның тырышлыклары бушка китми. 1984 елда ул Башкорт АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, ә бер елдан соң аңа “Башкорт АССРның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелә.
1986 елда Әхнәф Шаһиянович “Красный партизан” колхозында яшелчәләр үстерү буенча цехка җитәкче итеп куела. Хезмәт юлын Киров исемендәге колхозда тәмамлый.
Авылның иҗтимагый тормышында ул бүген дә актив катнаша, Яңа Нугай авылының ветераннар советын җитәкли, авылда бер генә сабантуй да ансыз узмый, район мәдәният йортында үткәреләгән концертларда да чыгыш ясый.
Бүген Әхнәф Шаһиянович тормышка сөенеп яши, аны яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Быел аңа 70 яшь тулды. Яңа Нугай авыл биләмәсе башлыгы Луиза Хөсниярова юбилее белән котлап аңа тагын озак еллар иҗаты саекмавын теләде. Кичәдә тагын мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева катнашты.
Хезмәт ветераны турында бу көнне бик күп матур һәм җылы сүзләр әйтелде. Узган еллардан хатирәләр белән уртаклашучылар да булды. Ә Әхнәф Шаһиянович башкаруындагы җыр кичәне тагы да ямьләде генә.
Алсу Шәрифҗанова, баш китапханәче
Теглар:яңа нугай
Читайте нас: