Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 август 2019, 18:55

Монда тынгысыз, актив кешеләр яши

Район хакимияте башлыгының биләмә активлары белән очрашулары башланды.

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусинның Курый авыл биләмәсе активы белән очрашуы эмоцияләргә бик бай булды. Күренеп тора: кешеләр район җитәкчелеге белән аралашуны сагынган. Хәер, мондый очрашулар еш үткәрелә, әмма хәзер районда яңа башлык, димәк, проблемаларны да яңадан билгеләргә кирәк.
Биләмә башлыгы Илүс Хәйбрахма¬нов агымдагы эшләр белән таныштырды. Әлеге вакытта авыл урамнарына вак таш салу белән мәшгульләр. Ниһаять, Еноктай күперенә тотынганнар. Биләмә белән танышкан чагында күперне Рөстәм Мусинга күрсәткәндә аның җимереклеген күреп котым очкан иде. Әмма эш урыныннан кузгалган, район нефтьчеләре белән сөйләшеп аны бераз рәткә китергәннәр.
Чөгәнәк авылының чишмәләрен төзекләндерү белән Русия географик берләшмәсенең максатлы программасына керүе турында язган идек ул чакта, һәм аларга федераль бюджеттан 518 мең сум бүлгәннәр. Торгиларны “Җылылык челтәрләре” откан, эшләрне беренче октябрьгә тәмамларга ниятләп торалар.
Тагын да Илүс Хатыйпович 25 данә контейнер алуларын сөйләде. Әлегә биләмә буенча 21 контейнер мәйданчыгы корырга уйлыйлар. Мәктәптә Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча җылы бәдрәф төзелә, аңа 714 мең сум акча бүленгән. Быел биләмә территориясендә
Нефтекаманың ташламалы категория гражданнарына 45 участок бүлгәннәр, ә бу мәктәптә балалар санының артачагына өмет уята. Былтыр 24 участокны район кешеләренә бүлгәннәр, ә быел 17 участок курыйлыларның үзләренә тиеш.
Очрашуда биләмәнең ветераннар советы рәисе Пётр Саликов һәм Курый мәктәбе мөдире, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы оешмасы җитәкчесе Сергей Сайтиев чыгыш ясадылар.
Читайте нас: