Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 август 2019, 16:36

Беренче сентябрьдән мультимодальлеккә күчәбез

Бүген “Башавтотранс” тагын 102 автобус алды.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә, ел азагына кадәр пердприятие 527 автобус алачак, дип язган.
Исегезгә төшерәбез, 9 августта “Башавтотранс” 10 яңа “Форд Транзит” автобусы алды, июльдә зур класслы 27 яңа автобуслы булды.
- Беренче сентябрьдән мультимодальлеккә күчәбез. "Башавтотранс"ның бер автобусыннан икенчесенә «Алга» картасы белән бер сәгать эчендә күчеп утырырга мөмкин булачак. Арытаба "бәхетле сәгать" программасына трамвайлар, троллейбуслар, электричкаларны өстибез. Кайбер коммерцияле пассажир ташучылар программага кушылу кирәклеген әлегә аңламый, әмма алар барыбер моны үтәячәк. Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак, - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Фирая Салихҗанова әзерләде.
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: