Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 август 2019, 12:21

Кайда да бер үк проблемалар...

Республика җитәкчесе Радий Хәбировның Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарына эш сәфәре янә бер тапкыр сәламәтлек саклау һәм төзекләндерү өлкәсендә җәелдерелгән колачлы программаларның бик вакытлы һәм көнүзәк булуын күрсәтте.

Хәбәр итүебезчә, 7 августта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарында булды. Сәфәр кысаларында ул халык хуҗалыгының күп кенә тармакларында эшләр торышын тикшерү белән беррәттән, аерым игътибарны әлеге районнарда подъездларны һәм ихаталарны төзекләндерү буенча программаларның үтәлешенә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләргә, табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин ителешкә юнәлтте.
Баштан ук шуны әйтергә кирәк: ике районда да подъездларны төзекләндерү буенча һәм респуб­лика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылучы “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында колачлы эш җәелдерелгән. Мәсәлән, Дүртөйле районында быел “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 30 миллион сумлык эш башкарылачак. Әлеге вакытта төп эшләр шәһәрнең Матросов урамындагы ихаталарда бара. Радий Хәбиров биредә булып, эшне һәр­даим халык белән тыгыз бәй­ләнештә алып бару зарурлыгын билгеләде.
Ни аяныч, республикада моңа кадәр мондый программа булмады шул. Юкса, шәһәрнең Ленин ура­мында яшәүчеләрнең йорт ихатасы да әллә кайчан төзек­ләндерелгән булыр иде инде. Су ерып, тишек-тошык юлдан йөреп тәмам арыгач, анда яшәүчеләр “Инцидент” системасына язарга мәҗбүр булган. Әйткәндәй, халыкның аһ-зарын шундук тотып алучы әлеге сис­тема да республика җитәкчесе Радий Хәбиров эшкә кушкан мөһим механизм булып тора. Бу юлы да “Инцидент” уяу булып чыккан һәм мөрәҗәгатьне тиз арада тиешле адресатка җиткергән.
Дүртөйледә булганда Радий Хәбиров әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашып аралашты һәм биредә “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында ремонт эшләренең алдагы елга планлаштырылуы турында җиткерде. Проектны берлектә тикшерү өчен район җитәкчелеге биредә яшәүчеләр белән август-сентябрьдә очрашачак.
Шушы ук ихатада Радий Хәбиров ремонт таләп итүче йорт подъездын да карады. Әлегә ул республика программасына кер­мәгән. Бу уңайдан Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республикада ремонт таләп итүче барлык подъездлар да мотлак төзеклән­дереләчәген җиткерде.
Әйтергә кирәк, бу программа буенча да Дүртөйле төбәгендә эш тулы куәтенә бара. Аерым алганда, быел 31 күпфатирлы йортта 81 подъезд төзекләндереләчәк. Җәмгысы 16,9 миллион сумлык эш башкарылачак.
Шуның ачык үрнәге: республика җитәкчесе караган Первомайский урамындагы йорт подъездлары бүген танымаслык булып үзгәреш кичерә. Монда стеналар буялган, беренче кат идәненә яңа плитәләр җәелгән, тәрәзәләр, почта тартмалары, электр үткәргечләр яңага алыштырылган, соңгылары махсус тартмаларга яшерелгән.
Чакмагыш районы үзәгендәге бер микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу барышында да урындагы халык төп мәсьәләләр итеп ихаталарны, тротуарларны тө­зекләндерү, юлларга асфальт түшәү, подъездларны ремонтлау мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук биредә канализациягә бәйле сораулар да бар. Моңа бәйле республика җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге территорияләрнең мотлак алдагы елга “Башкортстан ихаталары” программасына кертеләчәген әйтте, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевка исә халыкның подъездларны ремонтлау буенча мөрәҗәгатьләрен тикшереп, аларны 2020 ел планына кертү хәстәрен күрергә кушты.
Урындагы поликлиника һәм дәвалау учреждениеләрен белгеч кадрлар белән тәэмин итү дә халыкны борчыган көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе булып кала. Бу җәһәттән мөрәҗәгатьләрнең күп булуын исәпкә алып, Радий Хәбиров Дүртөйледә һәм Чакмагышта булганда да әлеге мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтте. Әйткәндәй, соңгы айларда республикада аларның нәтиҗәле чишелешенең ачык үрнәген 8 августта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров рәислегендә узган чираттагы “Сәламәтлек сәгате”ндә дә күрә алдык. Аерым алганда, анда Радий Хәбиров 2019 елда медицина учреждениеләренә эшкә кайтучыларга социаль ярдәм республика программасында катнашучы тәүге сигез табибка берәр миллион сумлык сертификатлар тапшырды. Гомумән исә, август ахырына кадәр 2012-18 елларда авыл җиренә эшкә урнашкан, әмма ни сәбәпледер компенсация түләүләрен алмый калган 150 табибка шундый сертификатлар биреләчәк. Һәм бу гына да түгел: Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, быел шулай ук акушерлык, гинекология, анестезиология һәм реаниматология, неонталогия, онкология, рентгенэндоваскуляр диагностикалау һәм дәвалау, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, урология, кардиология кебек тар белгечлекләргә ия 125 табиб 1 миллион сумлык түләүләр алачак. Әйткәндәй, Чакмагышта булганда балалар бакчасында эшләүче ике бала анасы Луиза Галләмова яшь педагогларга һәм тәрбиячеләргә дә шундый финанс ярдәме булдырылсын иде дигән теләк белдерде. Радий Хәбиров, үз чиратында, әлеге мәсьәлә җентекле өйрәнелеп, мотлак Хөкүмәттә тикшереләчәге турында җиткерде.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров җәелдергән колач­лы социаль программаларның көнүзәк, бик вакытлы һәм урынлы булуын тормыш үзе раслый. Дөресрәге, күп урыннарда хәлнең шактый кискен торуын исәпкә алганда, алар әле берничә еллар элек үк кирәк булган. Ул очракта, бәлки, бүгенге җитәкчелеккә бу кадәр үк кырык якка өзгәләнергә дә кирәк булмас иде. Әмма үткән эшкә салават дигәндәй, бүгенге мөһим башлангычларга куана, аларны тормышка ашыруда гамәлдәге җитәкчелеккә терәк-таяныч була, теләктәшлек итә белик! Шул очракта, чыннан да, таушалган подъездлар да, чакыр-чокырлы юллар да, медицина, башка өлкәләрдәге күпсанлы мәсьәләләр дә тарихта калыр.
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/kayda-da-ber-k-problemalar-/?sphrase_id=711564
Читайте нас: