Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 август 2019, 12:14

Радий Хәбиров Архангельское авылында подъездлар һәм ихаталарны ремонтлау барышы белән танышты

Һәр эш сәфәрендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров подъездларны ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү барышы белән таныша.

Архангельское авылында да җитәкче эшен шуннан башлады.
Ворошилов урамында ике йортта яшәүчеләр түбәдән су агуга зарландылар. Алар Радий Хәбировтан ихаталарын "Башкорт ихаталары" программасына кертүен һәм спорт мәйданчыгы төзергә булышын үтенделәр. Бу атнада районга ТКҖ министрының урынбасары килеп йортларның торышын тикшерер, дип белдерде җитәкче.
"Түбәне быел ремонтларга , ихата һәм спорт мәйданчыгын алдагы елга программага кертергә кирәк, әмма көзен монда яшәүчеләр белән сөйләшеп төзекләндерүгә карата фикерләрен белү мотлак", - дип кушты район башлыгына Радий Хәбиров.
Фото: http://www.bashinform.ru/news/1340129-radiy-khabirov-v-sele-arkhangelskoe-oznakomilsya-s-remontom-podezdov-i-dvorov/?sphrase_id=11028045
Читайте нас: