Кама таңнары
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 август 2019, 14:42

Сөт эчәргә рәхим итегез!

24 августта Уфаның Салават Юлаев мәйданы янында “Сөт иле-2019” традицион гаилә фестивале үтә­чәк.

Республикада ул 2011 елдан уздырыла һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Былтыр, әйтик, чарада 54 мең кеше катнашкан, алар 11 тонна сөт эчкән.
Быел кунакларга 12 тонна сөт әзерләнә. “Российское молоко” компанияләр төркеменең “Первый вкус” сәүдә маркасы шулкадәр продукция белән килә. “Сөт иле”ндә уфалыларга төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр тәкъдим ителәчәк. “Сөт ярминкәсе”, “Фермер базары”, “Сыр лавкасы” оештырыла. Сыр җитештерүче тугыз предприятие үз продукциясен тәкъдим итәчәк, сыр әзерләү буенча осталык дәресләре дә булмакчы.
Фестиваль кысаларында “Башкортстанның иң яхшы сыры” конкурсында җиңүчеләр игълан ителергә тиеш. Кунаклар тере сыерлар, бозаулар һәм атлар күрә алачак. Бу бигрәк тә балаларга кызыклы булачак.
Фестивальгә “Сөткә юл бирегез!” дип аталучы VIII автосәфәрдә катнашучылар килүе бер яңалык булыр дип көтелә. Әлеге чара кичә старт алды һәм, Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан аша үтеп, Салават Юлаев исемендәге мәйданда тукталачак.
Мәйданда бу көнне ТНТ телеканалының Бөтенрусия “Танцы” бию шоуы да үтәчәк.
“Эшлекле иртәнге аш”та җитәкчеләр сөт базары үсеше перспективалары турында фикер алышачак.
Бәйрәмне сәнгать осталары концерты бизи.
Ә 23-26 августта республикада XXVII Бөтенрусия сыер саву осталары конкурсы үтә. Анда Русиянең бик күп төбәкләреннән белгечләр катнашуы көтелә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/s-t-ech-rg-r-khim-itegez/
Читайте нас: