Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 август 2019, 15:54

Уфага һәм Уфада - җилдереп кенә!

Башкортстанның барлык район үзәкләре Уфага транспорт белән тәэмин ителгән.

Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров алып барган "Төзелеш һәм транспорт сәгате" форматындагы киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен республикада дәүләт йөк ташу автопаркы 136 автобус белән тулыландырылган. Ай ахырына кадәр тагын 282 кече һәм урта класслы машина файдалануга тапшырылачак.
Шулай итеп, "Башавтотранс", элек булган маршрутларны кайтарып кына калмыйча, кайбер яңа юнәлешләрне дә үзләштерде. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, пассажирлар уңайлылыгы өчен рейслар расписаниесен оптимальләштерү, шулай ук легаль булмаган бизнес эшчәнлеген кисәтү алып барыла.
Төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы "Алга" бердәм транспорт картасын гамәлгә кертү белән кызыксынды.
- 1 сентябрьдән Уфада бер сәгатьлек күченеп утыру тарифы кертеләчәк, аның кысаларында "Башавтотранс" автобусында 20 сум түләгән пассажир бер сәгать эчендә икенче сәяхәтен бушлай башкара алачак. Бу шәһәр буйлап күченеп утырулар белән йөрүчеләр өчен уңайлы, - дип билгеләде Тимур Мөхәммәтҗанов. – Шул ук вакытта махсус тарифны активлаштырырга, яки өстәмә билетлар сатып алырга кирәкми.
Алга таба әлеге тарифны Уфа электротранспортында да, шул исәптән шәһәр электричкасында да кулланып булачак.
Республика җитәкчесе бу җәһәттән җентекле план төзергә һәм аны киләсе утырышта тапшырырга кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ufaga-m-ufada-ilderep-ken-/?sphrase_id=711759
Читайте нас: