Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 август 2019, 12:40

Автобуста ...сыерлар

Маршрут автобусында кемнәр йөри?

“Сыер”, – диде бер егет автобуста барганда аягына ялгыш баскан кызга. Тегесе бахыр ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Автобус шоферы кинәт тормозга басып салонда басып баручыларны ега язуына ул кыз гаепле түгел бит инде.
Ә теге егетнең аяк киеме бик тәтәй булып чыкты бугай - кат-кат сөртте. Фырт кына киенгән, культурный, ипле һәм әдәпле генә күренгән егет шундый сүзләрдән соң ямьсезләнде дә куйды.
Менә шулай, җәмәгать, тышкы кыяфәт бик тә алдаша икән. Ә сезнең шундыйрак хәлләргә тарыганыгыз бармы? Вакыт узу яисә берәр хәлдән соң кеше турында фикерегез үзгәрәме?
Комментарийларыгызны ВКонтакте һәм Одноклассникида шушы язма астында калдыра аласыз.
Фото: demotos.ru
Читайте нас: