Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 август 2019, 18:46

Балалар шатлыгына

Яңа Кабанда Азат Каюмов, хөкүмәттән көтеп утырмыйча, үз йорты турысына кул астындагы әйберләрдән булса да балалар мәйданчыгы ясап куйган.

Әлеге фотоны мин Яңа Кабан авылына баргач төшереп кайттым. Һәр авылда үз осталары бар икән, дип уйлап куйдым шул чакта.
Менә Яңа Кабанда да Азат Каюмов, хөкүмәттән көтеп утырмыйча, үз йорты турысына кул астындагы әйберләрдән булса да балалар мәйданчыгы ясап куйган.
Анда атынгычлары да, таганы да, үзенә күрә каршылыклар полосасы да бар. Корылма нигездә тимер һәм автомобиль покрышкаларыннан тора.
Азат белән Гөлнур өч бала үстерә, шулай ук туганнарының ике баласын опекага алганнар. Тик бу мәйданчык аларның күп балалы гаиләсенә генә дигән сүз түгел. Биредә теләгән һәр сабый күңел ача ала.
- Азатка мондый осталык әтисе Фәйзелгаян абзыйдан күчкәндер. Авыл остасы иде, гомер буе мастерскойда эшләде. Кулына ни тотса, шуннан гөл коя торган иде. Ул эшләгән арба-чаналарны байтак йөрттем мин күргәзмәләргә дә, - ди биләмә башлыгы Илшат Бәшәров.
Авылда мондый осталар булу яхшы инде ул. Ә алар оста гына түгел, ә осталыгын халыкка чыгарып, җәмгыять өчен дә яхшылык күрсәтүчеләр булса, авыл икеләтә бәхетле.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: