Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 август 2019, 12:27

Илнең асылын чагылдыра

22 августта илебез­нең күпмилләтле халкы Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгели.

Чагыштырмача яңа бәйрәм Русиянең демократик федератив дәүләт буларак яңарышын гәүдәләндерә. Флагка булган хөрмәт – үз тарихына, мәдәнияткә һәм традицияләргә хөрмәт, халыклар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны саклап калу дәлиле.
Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, тарихи чорларны үтеп, 1994 елда яңадан Русиянең дәүләт символы статусын алды. Илебез динамикалы иҗади үсеш юлында бара, дөньяның бөек дәүләте статусын кайтара. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыра. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген чагылдыра.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/calendar/ilne-asylyn-chagyldyra/
Читайте нас: