Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 август 2019, 14:25

ШОС һәм БРИКСның кече бизнес форумында Уфада 2,5 мең кеше катнашачак

ШОС һәм БРИКСның юбилей форумы Уфада узачак.

Кичә Мәскәүдә ШОС һәм БРИКС илләренең юбилей - 5нче кече һәм урта бизнес форумының программа комитеты утырышы булды, ул 26-27 сентябрьдә Уфада узачак.
- Бу - форумның беренче юбилее, һәм без анда дөньяның 30 иленнән делегацияләр катнашыр дип көтәбез, — дип билгеләп үтте «Эшлекле Русия» рәистәше һәм форумның оештыру комитеты рәисе Андрей Назаров. — Алар составына бизнесменнар, власть органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре керәчәк. Форумда барлыгы 2500гә якын кеше катнашачак, шуларның 500е - чит ил кунаклары. Башкортстан җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров зур сәлам юллады, барыбызга да зур уңышлар теләде һәм форумны оештыруны 100 процентка югары дәрәҗәдә гарантияләве турында әйтте.
- Республика бу чарага җитди әзерләнә. Без, чыннан да, бишенче юбилей форумы киң колач белән узарга тиеш дип саныйбыз. Республика сез күз алдыгызга китерә алганнан да күбрәк эшләячәк, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
Программа комитеты утырышында Русия федераль власть органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары, Уфа шәһәрендә форумны әзерләүче Башкортстан һәм төрле илләрдән бизнес вәкилләре, Үзбәкстан, Казахстан, Бразилия һәм КАР илчелекләре вәкилләре катнашты.
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: