Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 август 2019, 14:04

Авылыбызның данлы кешеләре

Курый модельле китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Авылыбыз кешеләре” дип аталган кичә оештырылды.

Ул игенчеләр нәселен дәвам итүче һәм гаилә йолаларын саклап яшәүче кешегә - Юрию Васильевич Ярановка багышланды.
91нче санлы училищены тәмамлагач, ул "Красный октябрь" колхозында эшли башлый. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, трактор бригадасы бригадиры, инженер булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та Юрий Васильевич туган колхозын ташламый.
Хатыны Галина Тимирбаевна белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр, алты оныклары бар.
Юрий Васильевичка бу көнне байтак җылы сүзләр әйтелде. Курый мәдәният йортының үзешчән артистлары аңа музыкаль бүләк ясады, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Читайте нас: