Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 август 2019, 16:14

Балалар полициядә кунакта

“Березка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар район эчке эшләр бүлегенә кунакка барды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар белән интерактив занятие оештырды. Майлайлар һәм кызлар юл билгеләрен кабатлады, аларга осталык дәресе үткәрелде. Яктылыкны кире кайтару элементларының ни өчен кирәклеген дә белде бу көнне балалар.
Пропаганда буенча инспектор С.Исакова балаларны утыртып йөрер өчен тәгаенләнгән автомобиль креслолары турында сөйләде.
Инспектор-кинолог Алексей Лазарев балалар алдында үзенең тугры дусты белән чыгыш ясады. Сабыйлар полициядә хезмәт итүче этнең төрле командаларны җиңел генә үтәвен тын да алмыйча карап торды. Тагын да инспектор балаларга этләр белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Читайте нас: