Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 август 2019, 11:49

Халкы тырышлыгы белән яши

Миняевка йөз еллыгын билгеләде.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар - җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың. Туган ил һәркем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башлана. Туган йорт, авыл, район, республика...
Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара. Кече ватан һәркем өчен үзгә ул. Ләкин, ничек кенә булса да, ул туктаусыз тәгәрәгән тормыш арбасыннан “төшеп” бераз туктап алырга, уйланырга һәм җаныңа тынычлык алырга мөмкин булган урын. Кайчандыр авылдан чыгып китүчеләр дә балалык һәм үсмер чорларын сагынып шул кече ватанына кунакка кайта. Ямьле август көнендә Миняевкада уздырылган бәйрәм дә авыл халкын һәм кунакларны берләштерде, аралашырга, соңгы яңалыклар белән ур-таклашырга, туганнар һәм якыннар белән күрешергә мөмкинлек бирде.
10 августта авыл халкы Миняевканың барлыкка килүенә 100 ел тулуны бәйрәм итәргә, күңел ачарга, хатирәләргә бирелергә җыелды. Бу көнне авылда иртүк музыка яңгырады. Наил Хәлиуллин, Илдар Сәйфетдинов эскәмияләр тезделәр, сәхнә кордылар. Бәйрәмгә килүчеләр мәдәният йортының тормышы турында сөйләүче күргәзмә, күчмә китапханә, авыл осталары Надежда Александровна һәм Вәрисә Гаязовнаның кул эшләре белән таныша алды, сугыш кырларында ятып калган якташларны искә төшерде. Яңа Янъегет авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары бик матур концерт әзерләде.
Иң тәүдә имам-хәзрәт Финнас Нуретдинов чыгыш ясады. Ул Коръәннән аят укыды. Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова, якташларга мөрәҗәгать итеп, барысына да ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләде һәм озак яшәүчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга бүләкләр тапшыр¬ды. Менә алар, авылыбызның өлкән һәм актив кешеләре: Фәйрүзә Хәмидуллина, Равил Гайнанов, Финә Сабирова, Рәсүлә Хәлиуллина, Нәҗип Сәйфетдинов, Фәнүз Тимерханов һәм Мөния Әнвәрова.
Хәмдия ӘХМӘТДИНОВА, китапханәче. Яңа Янъегет авылы.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 22 августында чыккан 34нче санында укыгыз.
Теглар:миняевка
Читайте нас: