Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 август 2019, 14:52

Михаил Лихачёвтан якташларына өченче бүләк

Воробьевода храм төзеләчәк.

Воробьевода Михаил Архангел һәм Варвара Скворчихинская хөрмәтенә храм төзеләчәк урынны догалар белән изгеләндерделәр.
Булачак храм территориясенә кергән урында бәйрәм кунакларын кояшта алтын сыман ялтырап торган зур кыңгырау каршылады. Анда болай дип язылган: «Барчасы да Раббысын мактап тәсбих әйтсен! Бу кыңгырау 2019 елда Башкортстанның Краснокама районы Воробьево авылындагы Михаил Архангельский храмы өчен Михаил Александрович Лихачевның акчасына коелган».
Михаил Лихачев Воробьево авылында туган. Карякино сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган. Әлеге вакытта Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә яши. Эшкуарлык белән шөгыльләнә. Берничә ел элек ул мәктәп янындагы мәйданчыкта Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә обелиск корырга ярдәм иткән. Әткәндәй, мәктәп ихатасындагы балалар мәйданчыгы да – Михаил Александровичның туган авылына бүләге.
- Авылымның, башка меңләгән авыллар кебек, җир йөзеннән югалуын теләмим. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк дип, юкка гына әйтмиләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск – тарихыбызның бер өлеше ул. Авыл яшәсен өчен балаларның тууы кирәк. Аллага шөкер, авылда башлангыч мәктәп эшли, мәйданчык төзедек. Биредә яшәүче кешеләрне төрле афәтләрдән саклар өчен тагын да храм кирәк. Менә шуңа да авылда храм төзергә булдым. Бүгенге бәйрәмгә җыелышып килгәннәре өчен авылдашларыма рәхмәт. Үземнең проектымны хуплау дип кабул итәм мин моны. Храм тәрбия бирү, халыкларның берләшү үзәгенә әйләнер, дип ышанам. Ә инде халык бердәм булса, ул бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга ала.
Николо-Березовка авылының Никольский храмы рухание Алексий атакай барысын да бәйрәм белән котлады, аның килеп чыгыш турында сөйләде һәм дога укыды. Догадан соң храм төзеләчәк урынга гыйбадәт тәресе куелды һәм изгеләндерү йоласы башкарылды.
Читайте нас: