Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 август 2019, 15:54

Сөтне популярлаштырып

Район Бөтенрусия автойөрешендә катнашучыларны каршы алды.

Краснокама районы “Сөткә юл бирегез!” Бөтенрусия автойөрешендә катнашучыларны каршы алды. Бу ел сан үтә һәм терлекчелек хуҗалыклары, сөт заводлары җитәкчеләрен, власть һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары вәкилләрен берләштерә торган зур чара.


Автойөреш 2012 елдан башлап уза һәм бу вакытта бер миллион чакрымга якын ара үтелгән. Быел ул Киров өлкәсендә башланып киткән, һәм аның юлы Башкортстан һәм Удмуртия аша уза.


Автойөрештә катнашучыларның Башкортстандагы беренче тукталышы безнең район булды. Аларны Башкортстан һәм Удмуртия чигендә “Дубники” учасдьбасында зурлап каршы алдылар.


Автойөрештә катнашучыларны сәламләп, район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, безнең район нефтьле булса да, бездә сөт тә популяр һәм автойөрештә катнашучыларны район җирлегендә кабул итеүебзгә шатбыз, дип белдерде. Шулай ук БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов та чыгыш ясады. Аннары кунакларны безнең якта киң таралган сөт продукциясе белән таныштырдылар.


Яңакабанлылар корот ясап күрсәтте, яңакабанлылар май язды, янъегетлеләр кымыз ясау нечкәлекләре белән таныштырды. Аннары кунаклар өчен иң күңелле минутлар - ризыкларны тәмләп карау башланды.


Алга таба истәлеккә фотога төшеп озын-озакка сузмыйча гына хушлашу булды. “Тагын килегез!” – диде краснокамалылар. Ә автойөрештә катнашучылар кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


Рәдиф Әксәнов, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы:

- “Сөткә юл бирегез!” автойөреше натураль сөтне һәм сөт ризыкларын популярлаштыру максатында үткәрелә. Кешеләрнең натураль сөт сатып алуы милләтне саклар өчен кирәк. Автойөреш Киров өлкәсендә башланды, Башкортстанда өч көн торачаклар, аннары Удмуртиягә китәчәкләр. Автоколоннада 43 машина. Катнашучыларның саны – 163 кеше. Безнең район аларны яхшы каршылады, дип уйлыйм.


Сергей Баранов, “Кизельманн” компаниясенең Русия бүлекчәсе җитәкчесе:

- Төбәкләргә килгәндә алар белән танышабыз. Башкортстан – сөтле төбәк. Җитештерү күп, эшкәртү арта. Төбәкләргә килү, сөт дип җан атып яшәүче кешеләр белән танышу безнең өчен зур бәхет ул.


Иван Казаков, “Три М Россия” компаниясенең маркетинг хезмәте җитәкчесе:

- Кунакчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт. Барысы да ошады безгә. Без бирегә сөт белән барысы да тәртиптәме икәнен тикшерергә килдек. Белдек инде хәзер – барысы да тәртиптә икән. Безнең бурыч сөт һәм сөт ризыкларын җитештерүчеләргә булышу һәм алга таба үсү.


Читайте нас: