Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 август 2019, 17:18

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Яңа Кабанда укытучыларга багышланган кичә узды.

Район буенча жәй ахырында авыл китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында портрет-кичәләр уздыру традициягә әверелде. Әлеге чараларның төп максаты – югары наградаларга ия булган хезмәт кешеләрен, эш алдынгыларын данлау, мактаулы авылдашларны билгеләп үтү.
Тырыш, булдыклы, үз эше белән район, авыл тормышында матур эз калдырган һәм калдыручы кешеләр Яңа Кабан авылында да яши, һәм без алар белән чиксез горурланабыз. Барысын да бер кичәдә туплау, әлбәттә, мөмкин түгел. Ә шулай да, кулыбыздан килгәнчә, аларны төрле чараларга дәшеп, чакырып торырбыз. Быелгы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән портрет-кичәнең төп геройлары хөрмәтле укытучылар: Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Русия Федерациясенең Халык Мәгарифе отличнигы Рафаэль Әмирсалих улы Шәйгәрәев, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Рушания Гыйлем кызы Шәйгәрәева һәм Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы, РФ гомум мәгарифенең почетлы хезмәткәре Гүзәлия Гавис кызы Бәшәрова булды.
Кичә биш сәхифәдән торды. Беренчесе - “Республика байлыгы – аның халкы” дип аталды һәм биредә тамашачылар Башкортстан турында видеоролик карады, республикага кагылышлы яңалыклар яктыртылды.
“Хезмәтенә күрә – хөрмәте” дип исемләнгән икенче сәхифәдә кичәбез геройлары белән якыннан таныштыру булды. Моның өчен геройларыбыз тылсымлы рама артында урын алды һәм рама, үз чиратында, алар хакында тәфсилләп сөйләп бирде. Әлбәттә, бу укытучыларны авылда белмәгән кеше юк (алар хәтта районда, республика күләмендә билгелеләр), ләкин шигъри һәм чәчмә формада житкерелгән биографияләре тамашачыларда кызыксыну уятты.
Кичәнең “Ачык дәрес” һәм “Имтихан” сәхифәләрендә геройларыбыз презентация буенча сөйләп, яшьлек елларына алып кайтты. Билет тартып алып, андагы сорауларга тапкыр жавап бирделәр.
Ә “Ачык микрофон” сәхифәсендә алар тарафына жылы сүзләр житкерелде.
Портрет-кичәне музыкаль яктан Луиза Вәлиева, Зөлфия Галина, Рәсим Төхбәтуллин, Эрина Якупова бизәделәр. Гөлнара Гомәрова һәм Ализа Зайнакова алып бардылар.
Автор: Гөлнара Гомәрова.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: