Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 август 2019, 13:09

Иң осталар Казанга җыелды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Агымдагы елда анда 63 илдән 1 300дән артык белгеч җыелган. Алар алты төркемгә берләштерелгән 56 тармак буенча ярышачак: төзелеш, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәнәгать җитештерүе, хезмәтләр күрсәтү, гражданнар транспортын хезмәтләндерү.
Русия җыелма командасы составына Башкортстан вәкиле – Сибай күппрофильле һөнәри колледж студенты Илмир Сәетбатталов та керде. Ул “Ташны архитектур эшкәртү” юнәлешендә үз осталыгын күрсәтәчәк.
Тантана алдыннан Радий Хәбиров Казан үзәгендә Иске Татар бистәсенең туризм һәм мәдәни-тарихи зонасында булды, арытаба “ИТ-парк”ның “Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк” мәйданчыгында стартап-проектларга, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендәге компанияләргә ярдәм итү инфраструктурасы белән танышты.
Татарстан башкаласында Радий Хәбиров, шулай ук, милли һәм Олимпия көрәшләре буенча ярышлар оештырылучы “Ак Барс” көрәш сараенда булды.
45нче WorldSkills дөнья чемпионатын тантаналы ачу “Казан Арена” стадионында Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашлыгында узды. Чара бүген тәмамланачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/i-ostalar-kazanga-yeldy/
Читайте нас: