Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 август 2019, 12:36

“Сөт иле” бер урында таптанмый!

Уфада "Сөт иле" гаилә фестивале үтте.

“Сөт иле” фестивале 2011 елдан бирле үткәрелә. Аны оештыручылар – Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, Сөт җитештерүчеләр гомумдәүләт берлеге (Союзмолоко) һәм Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Фестиваль сөт һәм аның продуктларын куллануны пропагандалауга юнәлтелгән Бөтенрусия программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Чараның максаты – Башкортстан җитештерүчеләренең сөт һәм аның продуктларын куллануны арттыру, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
“Сөт иле-2019” гаилә фестивале үз эшен сөт продуктлары базарын үстерү мәсьәләләренә багышланган эшлекле иртәнге аштан башлады. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, федераль һәм төбәк агрохолдинглары җитәк­челәре, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, экспертлар катнашты.
Радий Хәбиров, үзенең чыгышында, Баш­кортстан сөт терлекчелеге буенча Русиянең лидер төбәкләренең берсе булып тора, дип билгеләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 1,65 миллион тонна сөт җитеш­те­релгән. Бу — илдә икенче күрсәткеч.
— Безнең команда җитди, озак, үҗәт эшләргә әзер, һәм без икенче урында калырга җыен­мыйбыз, — диде ул. – Бу бик катлаулы бурыч, әмма ярышырлык көндәшләр булу һәрвакыт яхшы. Шуңа күрә без беренче урынга омтылачакбыз. Моның өчен бездә тиешле алшартлар бар.
Алар арасында Радий Хәбиров, аерым алганда, инвестицияләр күләменең артуын атады. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 113,6 процент тәшкил иткән. Республика соңгы өч елда беренче тапкыр уңай инвестицион динамика күрсәтә. Бу шул исәптән агросәнәгать комплексында эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, шулай ук, республикада сөт кухнялары системасын тергезү турында сөйләде. Хәзерге вакытта мондый балалар туклануы учреж­дениеләре Уфада һәм Стәрлетамакта эшли. Ел ахырына кадәр шундый ук производстволар Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белоретта ачылачак, бу төбәкне тулысынча колачлау мөмкинлеге бирәчәк. Радий Хәбиров бу кухняларга югары сыйфатлы сөт китерүчеләргә рәхмәт белдерде.
Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар Башкортстанда сөт терлекчелеген үстерү өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта республика сөт җитештерү һәм яңа мегафермалар төзү күләмнәрен арттыру өчен әлегә файдаланылмаган куәтләргә дә ия, аларны эшкә кушу тармакта алдынгылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Төбәктә үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы эре инвесторлар күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт һәм биредә сөт җитештерүне үстерү мәсьәләләренә бирелгән игътибарга соклануларын белдерде.
Әйткәндәй, “ЭкоНива” компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр журналистларга биргән интервьюсында быел Бәләбәй районында тагын бер терлекчелек комплексы төзелеше башланачагын әйтте. Объектны 2020 елда эшкә кушачаклар.
Ярмәкәй районында агымдагы елның ноябрь аенда 2800 баш сыерга исәпләнгән “Семен-Макар” комплексы тулы куәтенә эшли башлаячак. Биредә елына 22 мең тоннадан артык югары сортлы сөт җитештерергә планлаштыралар. Шунда ук 3200 башка исәпләнгән сөт токымлы сыерлар үрчетү өчен мәйданчыклар да барлыкка киләчәк.
“ЭкоНива” инвестицияләренең гомум күләме якынча 3 миллиард сум тәшкил итә. Комплекста 100дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Җитештерелгән сөт якындагы Бәләбәй сөт комбинатына җибәреләчәк.
Эшлекле иртәнге аштан соң, Башкортстан җитәкчесе һәм фестиваль кунаклары Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданына “Сөт иле-2019” гаилә фестиваленә юлланды.
Монда Радий Фәрит улы терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән аралашты. Ул, шулай ук, сәүдә рәтләре буйлап узды. Үз продукциясен тәкъдим итүче авыл хуҗалыгы эшкәртү коопера­тивларының продукциясен тәмләп карады. Кооператорлар белән сөйләшкәндә Радий Фәрит улы дәүләт ярдәме чаралары, җи­тештерелгән азык-төлек продуктлары, аларны сатуга бәйле мәсьә­ләләр белән кызыксынды.
Әйтергә кирәк, ел ярым эчендә Башкортстанда 169 кооператив төзелгән, бүгенге көндә аларның саны 227гә җиткән, шул исәптән 118е — 2018 елда һәм инде 2019 елда 17 СПК булдырылган. Аларда 4,5 меңнән артык пайчы берләшкән. Авыл хуҗалыгы кооперациясе линиясе буенча яңа төзелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча Башкортстан илдә беренче урынны алып тора.
“Сөт иле-2019”да, уфалылар яратып өлгергән сыр ясаучылар конкурсы, сөт циркы, аттракционнар, спорт мәйданчыгы, кафе һәм фудкорт, сөт ярминкәсе, сөт фермасы, оста куллар, концерт программасыннан тыш, яңа мәйданчыклар да эшләде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/root/s-t-ile-ber-urynda-taptanmyy/
Читайте нас: