Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 август 2019, 15:12

Белем үрләреннән бергәләп

Яңа Хаҗи авыл клубында үткән кичә ветеран укытучылар Әнисә Кавый кызы һәм Фирдәвес Вара улы Әмировларга багышланды.

Фирдәвес абый 32 ел туган тел һәм физкультура укытучысы булып эшли. Ул балаларда туган телгә сөю уята, дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп корып, балаларны дөрес итеп татар телендә сөйләшергә өйрәтә.
Ә Фирдәвес абый алып барган хезмәт дәресләрен үзе бер могҗиза дип атасак та ярый. Хезмәт дәресләрен юкка гына тормыш дәресләре дип атамаганнар. Укучыларны ул эш сөяргә, балта, пычкы тотарга өйрәтә. Фирдәвес абый инде мәктәптә күптән оештырылган “Чыршыкай” урман хуҗалыгы җитәкчесе булып та тора. Мәктәп балаларын табигатьне яратырга, урманнарны саклап үстерергә өйрәтә. Бу чорда биредә бик күп чыршы, нарат, каен үсентеләре утыртыла. Аларның эшләрен уңай бәяләп 2004 елда укучысы Ришат Хәбибуллин белән Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенрусия мәктәп урман хуҗалыгы съездына жибәрәләр.
Фирдәвис абый үзенең төп эшеннән башка авыл клубы һәм китапханәсендә үткәрелгән чараларда катнашырга да вакыт таба. Шуның өчен без аңарга чын куңелдән рәхмәтлебез.
Тумышы белән Кыйгы районыннан булган Әнисә Кавый кызы Яңа Хаҗи мәктәбенә 1974 елда эшкә килә. Беренче көннәрдән үк үзен гадел мөгаллимә, оста оештыручы итеп күрсәтә.
Укыту белән беррәттән математика түгәрәге оештыра, балаларны җырларга, биергә өйрәтә, сыйныфтан тыш төрле чаралар үткәрә. 1989 елдан мәктәптә завуч вазифасын да үти. Авылыбыз, районыбызның җәмәгәть тормышында актив катнаша.
Әнисә Кавый кызы һәм Фирдәвес Вара улы Әмировлар өч балага гомер бирәләр. Бар балалары да эшчән, бер-берсенә һәм тирә-яктагыларга ихтирамлылар, кешелеклеләр.
Кичәдә Әмировларның бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Ә укыткан укучылары матур һәм изге теләкләрен җиткерде.
Римма Закирова, китапханәче.
Читайте нас: