Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 август 2019, 16:20

Саузбаш: биләмә төзек, әмма проблемалар кала әле

Саузбаш авыл биләмәсе район хакимияте башлыгы Рөтәм Мусинның озын сәфәрендә соңгысы булды.

- Иң яхшысын азакка калдырганнар, - дип шаяррты ул биләмәдә яшәүчеләр белән очрашуда. Дөрес тә, башкалар белән чагыштырганда Саузбаш авыл биләмәсе төзеклеге, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча күпләр өчен үрнәк булырлык.
Җәйнең беренче аенда ук авылларда агачларны кискәннәр. Авылларда юлларны карап тотуга аерым игътибар бирелә.
Бүген саузбашлыларның иң авырткан “җире” – Сауз чатыннын Яңа Кабанга кадәрге юл. Район хакимияте башлыгы белән очрашуда иң беренче итеп шушы сорауны күтәрделәр дә инде.
Юл җимерелеп беткән, яңгырлардан соң анда су җыелып утыра. Аннан авырлыкларсыз нефтьчеләрнең йөк машиналары гына уза ала. Әйткәндәй, шул машиналар юлны шушы хәлгә төшергән дә инде.
- Бу тормыш юлы, - ди Сауз ФАПы фельдшеры Гөлшат Габитова. – Авылда яшәүчеләр шуннан Яңа Кабанга дәваханәгә бара. Ашыгыч ярдәм машинасы да шуннан килә. Юлны тәртипкә китерергә кирәк.
- Юлны тәртипкә китерәчәкбез, - дип ышандырды район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин.
Саузбашлыларны медицина хезмәтен алу мәсьәләсе, дөресрәге, аның ераклыгы да борчый. Куян һәм Николо-Березовка дәваханәләре авыллардан шактый ерак урнашкан.
- Агыйделгә терәлеп кенә торабыз, безне шунда беркетеп булмыймы соң? – дигән сорау яңгырады залдан.
- Сорау кызыклы, әлбәттә. Әмма аны хәл итәр өчен Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә чыгарга кирәк. Сөйләшеп карарга мөмкин, әмма аның ничек хәл ителәчәген әйтүе кыен, - дип җаваплады башлык.
Халык Башавтотранс автобусларына да зарланды.
- Уку елы башлана. Судент балаларыбыз җомга кайтып, якшәмбе китеп йөриячәкләр. Узган елда якшәмбе гел бәләкәй автобус йөрде, ә ул Саузбашта ук тула, саклаулыларга урын да калмый. Якшәмбе көннәрендә зур автоус җибәреп булмый микән?
- Моны хәл итәр өчен Башавтотранс җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм шулай эшләрбез дә, - дип ышандырды Рөстәм Маратович.
Чүп реформасы башланып киткәннән бирле чүп темасының халык теленнән төшкәне юк. Кайда гына барсаң да чүпне чыгару графигына зарланалар. Әлеге биләмә авылларына чүп чыгаручы машина аена бер тапкыр килә.
- Бу гына җитми, чүпне аена ике тапкыр булса да чыгарырга кирәк, - диеште саузбашлылар.
- Өч авылга 40 контейнер кирәк, аларны кую урыннарын билгеләгәч, чүп чыгару графигын да җайларбыз, - диде Саузбаш авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова.
Теглар:саузбаш
Читайте нас: