Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 август 2019, 17:28

Социаль юнәлешләргә өстәмә акча бүленде

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Җирле башлангычларга булышлык итү программасын тормышка ашыруга бюджет акчалары суммасын 100 миллион сумга арттырган указга кул куйды.

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы кысаларында тормышка ашырылучы проектлар санын арттыру үтенече белән агымдагы елның май аенда «Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең VIII съезды делегатлары Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде.
Җирле башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктура үсеше проектларын финанслауга Башкортстан бюджетыннан субсидияләрне 400 миллион сумнан 500 миллион сумга кадәр арттыру агымдагы елгы программаның конкурс аша сайлап алуның минималь чиген киметергә һәм халык тәкъдим иткән 141 проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, киләсе елда да субсидия күләме сакланачак.
Агымдагы елгы проектларны финанслауның гомум күләме, урындагы бюджетларны, халык һәм иганәчеләр акчаларын финанслауны да кертеп, 750 миллион сумга җитәчәк.
Указда, шулай ук, сирәк авырулардан интегүче кешеләрне дару белән тәэмин итүгә юнәлтелгән чыгымнарны 140 миллион сумга арттыру каралган. Тулаем алганда, быел дару препаратлары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән республика бюджеты акчаларының гомум күләме 2,3 миллиард сумнан артып китәчәк.
Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга 600 мең сум күләмендә биреләчәк грантларны түләүгә 60 млн сум бүленәчәк.
Читайте нас: