Рөстәм Мусинның район хакимияте башлыгы вазифасын биләвенә шушы көннәрдә 100 көн тулды. Бераз нәтиҗә ясарлык һәм планнар корырлык вакыт узган, димәк. Бүген әңгәмәбез дә шулар хакында.
- Рөстәм Маратович, бу 100 көн нәрсәсе белән истә калды? Нинди тәэссоратлар алдыгыз районнан?
- Вазифасы минем өчен ят түгел, районы гына яңа. Нефтекама кошчылык фабрикасында эшләгән чагымда нәрсәләрнедер һәм кемнәрнедер белсәм дә, эшне район белән танышудан башладым. 100 көндә районның 68 авылында да булдым. Хезмәттәшләрем белән социаль һәм мәдәни объектларны, фермалар, мәчетләр һәм чиркәүләрне карадык. Әле халык белән очрашуларым уза. Нинди тәэсирләр калдымы? Әйбәт. Район ошады. Кешеләре игелекле. Яхшы каршы алдылар, шуның өчен рәхмәтлемен. Минем дә күңелемдә яхшы уйлар гына.
- Үзегез өчен нинди кискен проблемаларны ачыкладыгыз? Аларны ничек хәл итәргә уйлыйсыз?
- Һәр район үз проблемалары белән яши. Монда да бар алар. Районда авыл хуҗалыгы белән дә шөгыльләнәләр, нефтьчеләр дә эш алып бара. Нефтьчеләргә рәхмәт, әлбәттә, район өчен алар бик күп эшләгән, хәзер дә булышып тора. Ләкин районның проблемалары да башлап аларга бәйле.
Иң беренче проблема – юллар. Монда юлларны җимерүче йөк машиналары күп йөри. Ә юлларны тергезү механизмы юк.
Бу уңайдан әле нефтьчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз, уңай нәтиҗәгә ирешербез, дип уйлыйм. Әлегә кайбер участокларда тоннаж буенча чикләүче билгеләр куярга куштым – шуннан булса да башлыйк эшне.
Икенче проблема - су сыйфаты – шулай ук нефть һәм газ чыгару идарәсе эшчәнлеге белән бәйле. Краснокама районында халыкка, кое казыгыз дип, әйтеп кенә булмый. Су хәтта тирәннән дә пычрак килә. Суүткәргечләр моңарчы төзелеп килгән дә соң, ләкин ихтыяҗ зуррак. Сыйфатлы су һәр гаиләгә барып җитсен өчен, суүткәргечләрне алга таба да төзиячәкбез.
Өченче проблема – газ бөтен авылларга да барып җитмәгән. Яисә барып җитсә дә, бу вакыт эчендә яңа урамнар барлыкка килгән һәм газ торбаларын аларга да сузарга кирәк. Кайдадыр газ кертүгә проект-смета документациясе эшләнгән, кайдадыр анысы да юк. Бу сорауны да әкренләп хәл итәчәкбез.
- Сез танышып кына йөрдегезме әллә соң берәр төрле гамәлләр дә кылдыгызмы?
- Үзем дә чиксез шат булган казанышым – республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров булышлыгы белән Мүзәк авылы мәктәбенең түбәсен ремонтлауга 11,5 млн сум акча бүлүләренә ирешә алуыбыз.
Авыллар буйлап йөргәндә мәктәп, клуб, балалар бакчалары алдындагы мәйданчыкларның начар хәлдә булуы ачыкланды. Кайбер урыннарда асфальт салдык та инде. Эшне дәвам итәчәкбез. Вәгъдә иткән авылларда коймалар да тотачакбыз.
Николо-Березовка-Нефтекама юлына асфальт салуларыннан канәгатьмен. 2,5 чакрым араны юл салучылар юлларны карап тотуга бүленгән акча исәбенә яңартты. Бу район үзәгенә керә торган юл, ә район үзәге башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Юл буенча гына түгел, ә башка тармакларда да.
Еноктай күперен бераз тәртипкә китердек. Ләкин аны тулысынча ремонтлар өчен яңадан торги игълан итәргә кирәк.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 29 августта чыккан 35нче санында укыгыз.
Фотода: Рөстәм Мусин район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән.