Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 август 2019, 15:25

Маруся әбекәй - коткаручы

Мүзәк авылындагы балалар мәйданчыгын кем тәртиптә тота?

Мүзәк авылы Үзәк урамының төньяк өлешендә балалар мәйданчыгы төзегәннәр. Ул ахырына кадәр корылмаган да әле. Ком сибәселәре калган. Ләкин бала-чага түзеп торамы соң инде, иртәдән кичкә кадәр шунда уйныйлар.
Бала бала инде ул, чистамы-пычракмы карап тормыйлар, пычрак аяк киемнәре белән эскәмиягә дә менеп китәләр, үзләре артыннан ләпек калдырып таудан да шуып төшәләр.
Мондый очракларда Маруся әбекәй коткара үзләрен. Лаеклы ялдагы элеккеге сыер савучы Маруся Ирдыбаеваны балалар шулай атап йөртә. Ул мәйданчык белән янәшә генә яши һәм сулы чүпрәк белән эскәмия, таган һәм таучыкларны көненә берничә тапкыр сөртеп чыга.
Соңгы елларда авылларда балаларга уен мәйданчыклары күп төзелде. Аларга беркем дә техничка “беркетмәгә”. Һәр авылда шундый “Маруся әбекәй” табылса, ничек шәп булыр иде, ә!
Теглар:мүзәк
Читайте нас: