Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 август 2019, 14:15

Район үзәге - район көзгесе ул

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм аның урынбасаралары Николо-Берёзовка авылының социаль объектлары белән таныштылар.

Сәфәрләрен яшәүчеләре тротуар салуны һәм лампалар элүне сораган Макаренко урамыннан башладылар. Тротуары да, лампалары да авылның көньяк өлешеннән мәктәпкә йөрүче балалар өчен кирәк.
Җәүялеләр өчен юл салырга мөмкин булган урында баганалар торгач, монда ничек тротуар төзергә соң, дип баш ватты белгечләр. Урамда чүп үсеп утыру сәбәпле, авыл биләмәсе вәкилләренә кисәтү ясалды. Бер сүз белән әйткәндә, Макаренко урамын тәртипкә китерергә кирәк.
Алга таба Ленин урамындагы “Солнышко” балалар бакчасына юл тоттык. Бу чарада район үзәгендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыручы район Советы депутаты Рита Садыйкова район җитәкчелегенә халыкның үтенечен җиткерде – мәктәп һәм балалар бакчасы янында парковка һәм ут сорый алар.
Парковка оештыру турында бәхәсләшеп киттеләр хәтта, чөнки монда кечкенә парк бар һәм яшеллекне калдыру мәслихәт.
Район хакимияте башлыгы “Йолдызлык” балалар иҗат үзәге каршындагы парковканы зурайту тәкъдимен кертте, ләкин очрашуда булган хатын-кызлар шунда ук каршы чыктылар, чөнки бакчага һәм мәктәпкә балаларны күпчелек әниләре китерә, һәм шундый кысык урында “итәкле” водительләргә борылырга кыен булачак. Район хакимияте башлыгы урынбасары Радик Гыйльмуллин парковканы паркның бер ягыннан кереп икенче ягыннан чыкмалы итеп ясарга тәкъдим итте. Ничек булса да, агачларга тимәскә булдылар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 29 августта чыккан 35нче санында укыгыз.
Читайте нас: