Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 август 2019, 11:46

Хезмәтләре белән хөрмәт казанганнар

Яңа Янъегет авылында үткәрелгән портрет-кичә Сәхибә Нигъмәтовага һәм Галия Галиевага багышланды.

Гомерен балалар укытуга багышлаган Сәхибә Закирҗан кызын котларга укучылары да килгән иде. “Без һаман да аңа киңәш сорап киләбез”, - диде алар. Яраткан укытучы гомерлек дуска әйләнә шул.
Ә инде бу көнне бик күп истәлекләр мәктәп еллары белән бәйле булды.
Балаларны китап сөяргә өйрәткән Галия Солтан кызы: “Китапханәче һөнәрен сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем”, - диде.
Ә Сәхибә Закирҗан кызы тормыш девизы белән уртаклашты: “Туган илегезене яратыгыз – ул берәү генә. Кече ватан белән горурланып калу гына җитми, аңа файда да китерергә кирәк”.
Хәмдия Әхмәтдинова.
Читайте нас: