Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 август 2019, 16:16

Очраштыра, хушлаштыра ялгыз нарат

Иске Моштыга кергән җирдә үсеп утыручы нарат туктап ял итү һәм теләкләр әйтү урыны.

Иске Мошты авылы бик матур җирдә урнашкан. Елга-күлләргә дә бай ул, Кызкала һәм Әхтәм таулары да киң билгеле.
Авылга кергән урында үсеп утыручы гадәти булмаган агачны халык “ялгыз нарат” дип йөртә. Нарат гасырдан артык үсеп утыра инде, электән ул очрашулар, кавышулар, хушлашулар урыны булган.
Берничә ел элек Яңа Янъегет авыл биләмәсе агач янында бик матур чатыр корып куйды. Бүген шунда күпләр туктап фотога төшә, ял итеп ала. Теләк теләүчеләр дә бар аның янында. Өйләнешүчеләр аның янында басып фотога төшә.
Җылы көннәрнең берсендә без дә балалар белән шунда җыелдык. Кызлар һәм егетләр китап укыды, уйнады, истәлеккә фотога төштек.
Рәйсә Солтанова.
Читайте нас: