Клавдия Сергеевна озак еллар авыл советы секретаре, авыл советы рәисе булып эшли, китапханәдә хезмәт сала.
Портрет-кичәне нәкъ аңа багышлавыбызның сере бик гади - быел 85 яшен тутырачак ханым, үзе әйтмешли, яшьләрдән калышмый - кайда да актив булырга, заман белән бергә атларга тырыша.