Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 август 2019, 12:16

Старостадан уңдык

Иң яхшы авыл биләмәсе старостасы Кутлинкада яши.

Старостадан бик уңдык, өмәләр оештыра һәм авыл территориясен төзекләндерә ул. Федор Шамидановичның оештыру сәләте көчле һәм кешеләрнең күңеленә ачкыч таба белә. Менә шул сыйфатлары күп кенә проблемаларны уңышлы хәл итәргә булыша да инде үзенә.
2018 елда районда “Иң яхшы авыл биләмәсе старостасы” исеменә лаек булды һәм “Ел кешесе” бәйрәмендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Федор Саликов тырышлыгы белән клуб территорясендә баскетбол һәм бура уеннары мәйданчыгы барлыкка килде.
Фольклор, бию, театр коллективларының актив катнашучысы да әле ул. Яхшы кеше изге гамәлләре, чиста күңеле белән дөньяны ямьли дип чын дөресен әйтәләр икән бит!
Дифина Имамова
Теглар:кутлинка
Читайте нас: