Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 сентябрь 2019, 21:36

“Янгантау”га ни булган?

Башкортстанның Салават районында урнашкан «Янгантау» геопаркы Русиядә беренчеләрдән булып ЮНЕСКОның глобаль геопарклар челтәренә кертелгән.

Карар Индонезиянең Гили Траваган утравында узган халыкара конференциядә кабул ителде. Хәзерге вакытта ЮНЕСКО геопарклары челтәренә дөньяның 33 иленнән 130дан артык объект керә. Бу статусны алгач, Башкортстанның үз төбәген һәм геопаркын дөнья дәрәҗәсендә данлау, чит илләрдән туристларны җәлеп итү мөмкинлеге ачылды.
2017 елда Салават районы территориясендә булдырылган «Янгантау» геопаркы 1774 квадрат километр мәйданда җәелгән. Табигый мирас Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә, Русиянең һәм Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән. Шулай ук территориягә БС-022 («Уфа платосы») Русиянең милли һәм халыкара әһәмияткә ия булган төп орнитология территориясе дә керә. Тугыз табигый һәм геологик объект аеруча саклана торган табигый территорияләрнең төбәк челтәренә керә һәм саклана.
"Янгантау" геопаркы комплексына халыкара әһәмияттәге Мәчетле, Зур Лука, Лаклы киселешләре, Янгантау тавы керә. Мәчетле киселеше катламнары 10 миллион ел дәвамында формалашкан. Бу Җирдәге эволюциянең иртә Пермь этабы турында мәгълүмат бирә. Янгантау феноменының бальнеологик ресурслары да дөньяга билгеле.
Русиядән күзәтүчеләр сыйфатында Совет утырышында "Янгантау" шифаханәсе директоры Альфред Акбашев һәм геопаркның фәнни җитәкчесе Лариса Белан катнашкан. Алар фикеренчә, "Янгантау"ның ЮНЕСКОның глобаль геопарклар челтәренә кертелүе Башкортстанның һәм Салават районының үсешенә этәргеч булачак, геологик һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау мөмкинлеге бирәчәк, халыкара туристлар агымын арттырачак.
– Без республика геопаркы статусы алганнан соң, туристлар агымы ике тапкыр артты. "Янгантау"ны дистәләгән илдә тәкъдим иттек. Безгә дөньяның төрле илләреннән фән вәкилләре һәм югары дәрәҗәдәге белгечләр килә. Безнең социаль челтәрләр көн саен ике телдә эш алып бара, - ди Альфред Акбашев. – Бүген без геопаркны үстерү стратегиясен эшләдек. Анда юллар төзү һәм ремонтлау, музейлар ачу, инфраструктура булдыру күз уңында тотыла. Биш елда туристлар агымын өч тапкыр арттыруны планлаштырабыз.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров геопаркны булдыруда һәм аны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итүдә катнашучыларның барысын да шушы зур вакыйга белән тәбрикләде. Төбәк җитәкчесе бүген республика территориясендә тагын бер - «Торатау» геопаркын булдыру буенча эш баруын ассызыклады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/yangantau-ga-ni-bulgan/?sphrase_id=715829
Читайте нас: