Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 сентябрь 2019, 14:05

Авылыбыз яшәячәк

Ведресево урамнары төзекләндерелә.

Никольск авыл биләмәсенә караган Ведресево авылы Яңавыл районы белән чиктәш. Авылда ике генә – Тынычлык һәм Яшел урамнары бар. Авыл тирәли иген кырлары шаулап утыра, җәен биредә шундый матур, урманнар гөмбә һәм җиләккә бай, хәтта чикләвеклекләр бар. Оҗмах инде!
Нефтекама-Яңавыл юлыннан авылга нибары дүрт чакрым, асфальт юл бар. Бу юлдан авыл халкы һәм күрше район кешеләре генә йөри. Нефтьчеләр булса, җимерелеп бетәр иде.
Ә менә авылдагы юл язын һәм көзен сазлыкка әйләнә иде. Әмма авыл биләмәсе хакимияте аны төзекләндерү буенча эшне даими алып бара. Узган елда суны агызыр өчен канаулар казылды һәм торбалар куелды. Урыны белән асфальт валчыгы керттеләр. Быелгы яңгырлы җәйдә урамнарны шул гына коткарды да инде. Шушы көннәрдә эшне дәвам иттеләр: урамнарга ком-вак таш катнашмасы керттеләр. Урамыбыз үзгәреп китте. Авыл биләмәсе хакимиятенә шуның өчен мең рәхмәт. Димәк, авылыбыз яшәячәк.
Татьяна Афанасьева.
Читайте нас: