Кама таңнары
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 сентябрь 2019, 11:11

Сабыйларны сөендереп

Мүзәк авыл биләмәсендә балалар мәйданчыклары ачылды.

“Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты кысаларында Мүзәк авыл биләмәсендә ике балалар спорт уен мәйданчыклары ачтылар. Мүзәк һәм Калтай авылларында яшәүче сабыйларның көннәре шул мәйданчыкларда уза хәзер.
Яшәүчеләрне сәламләп, Мүзәк авыл биләмәсе башлыгы Валентин Никишев, яңа балалар мәйданчыклары кору буенча зур эш башкарылды һәм аларны саклап тотарга кирәк, дип белдерде.
- Бүген бездә күңелле вакыйга. Балалар мәйданчыкларын кору, аларны коймалау, бетонлау, буяу эшләре авылларның актив кешеләре ярдәме белән башкарылды. Ә нәтиҗәне бүген сабыйлар һәм ата-аналарның йөзләрендә күрә алабыз. Булышканы өчен район хакимиятенә һәм актив булганнары өчен авыл халкына рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте авылдашларына һәм кунакларга Валентин Кугубаевич.
Сабыйлар гына түгел, өлкәннәр өчен дә зур вакыйга уңаеннан җыелган халык алдында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Хафизов та чыгыш ясады.
- Балаларның район үсешенең яңа тенденцияләрен тоюы сөенечле. Уен мәйданчыкларында балалар бер-берсе белән аралаша, белемнәрен арттыра. Сабыйлар шат елмаялар. Минемчә, мондый проектлар кирәк, - диде ул.
- Бүген искиткеч шәп көн – заманча хәвефсез уен мәйданчыгы ачылды. Дүртелда районда 110нан артык проект тормышка ашырылды, алга таба да проектлар гамләгә ашырылыр дип ышанап, - дип чыгыш ясады “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Минәҗева.
- И-и-и без үскәндә мондый мәйданчыклар юк иде, - ди апалар һәм әбиләр. – Матурлар, ныклылар үзләре. Балалар өчен сөенеп туялмыйбыз.
- “Анык эшләр” проектының безнең авылны урап узмавы бик шәп, - дип бүлешә хисләре белән Мүзәктә яшәүче Венера Танкаева. – Дүрт оныгым бар минем.
Кечесе сабый гына әле, ә менә өчесенең мәйданчыктан китәсе дә килми. Бөтен авыл бала-чагасы шушында җыела. Безгә ни шунысы да мөһим – мәйданчык юлдан ерак урнашкан, димәк, балалар өчен куркасы юк. Без моннан ерак яшәмибез, бала-чага бирегә иртүк җыела. Моңа сөенеп бетәлмим инде.
Мүзәктә дә, Калтайда да мәйданчыкларны ачу тантанасына бала-чага күп җыелды. Алар түзеп торамы соң инде – кызыл тасманы кисүләре булды таган һәм атынгычларга йөгерделәр. Балалар өчен күңел ачу программасы, уеннар әзерләнгән иде. Урамда җылы һәм кояшлы булмаса да, сабыйларның шат көлүеннән бәйрәм бик матур килеп чыкты.
Болардан тыш, бәйрәмдә катнашучылар өчен табын корылды, барысы да камыр ашларыннан һәм самавырдан чәй белән сыйланды.
Читайте нас: