Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 сентябрь 2019, 17:21

Әтинең гамендә дә юк. Ул эчеп кайта да сугыша

Легендар җырчы, якташыбыз Әлфия Афзалованың "Үзем турында" дигән китабын кабатлап бастырганнар.

Ул 1995 елда нәшер ителгән иде. Җырчы вафатыннан соң бу китапның дәвамын язу фикере туа һәм бу идея хуплау таба.
Китапта җырчы сабый чакларын искә алганда болай дип яза: "Мин үземнең балачагымны бишенче яшем белән барган чагымда булган хәлләрдән башлап хәтерлим. Әнием миңа биш яшь тулгач үлде. Ә мин әниемнең әле исән чакларын, бөтен булган хәлләре белән үк булмаса да, ачык хәтерлим. Димәк, миңа әле ул чакта дүрт кенә яшь тулган булган".
Әлеге китаптан өзекләр "Кама таңнары" гәзитендә дә басылды. Хәтеремдә, без аны гаиләбез белән җыелышып укый идек. Кайбер урыннарын, дөресрәге, күп өлешен елый-елый укыдык.
Җырчының туган ягы Яңа Кабан авылы китапханәсендә бар бу китап. Аны җырчының кадерле истәлеге урынына күрәләр. Китапханәче Гөлнара Гомәрова әйтүенчә, китапны кулдан-кулга йөртеп укыганнар.
Читайте нас: