Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 сентябрь 2019, 17:04

Эштә дә, бәйрәмдә дә бергәләр

Бачкыйтау авылының 100 еллыгын билгеләделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова сәламләде. Бачкыйтаулылар эшсөючәнлекләре, оешканлыклары белән һәрчак аерылып торды, дип ассызыклады Ирина Александровна. Алар читтән ярдәм көтәргә күнекмәгән. Берәр проблема туа икән, алар кулларына балта-пычкы, көрәк алып теләсә кайсы эшне ерып чыга. Мәчет төзегәндә һәм зират коймалаганда алар гел бердәм булган.
Бачкыйтау мәктәбенең элекке директоры Вахисә Нәҗметдинова авыл тарихы белән таныштырды, педагогик хезмәт ветераннарын искә алды.
Авыл мәчетенең имам хатибы Фарси хәзрәт Сафиуллин фатихасын биргәч, бәйрәм концерты башланды. Бачкыйтаулылар монда да оешканлык күрсәтте.
Бу көннәрдә хезмәт ветераны Әлфия Янгирова 90 яшен билгеләгән. Ул гомере буе колхозда эшләгән, дүрт балага гомер бүләк иткән. Юбилярга бәйрәмдә район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина имзасы белән котлау һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Авылны күчергәч, властьтагылар, һәр урамда асфальт һәм тротуар булачак, дип ышандырган. Халык моны ярты гасыр көткән, ләкин барыбер өметен җуймаган. Шуңа да бәйрәмдә катнашучылар исеменнән Үзәк урамга булса да асфальт салу турында район хакимиятенә мөрәҗәгать кабул ителде. Бачкыйтаулыларга тагын ярты гасыр көтәргә туры килмәс, дип өметләнергә кала.
Теглар:бачкыйтау
Читайте нас: