Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 сентябрь 2019, 15:59

Халык танылуын алдылар

“Республика намусы өчен!” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Үзәк район мәдәният йортында “Республика намусы өчен!” конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.
- “Район намусы өчен” проекты бездә 2007 елдан башлап тормышка ашырыла. Аның йомгаклары буенча казанышлары һәм тырыш хезмәтләре белән район данын еракларга таратучы мәктәп укучылары, яшьләр берләшмәләре бүләкләнә. Бу яшьләр генә түгел, бөтен буыннар өчен дә төп юнәлеш санала, - диде, чарада катнашучыларны сәламләп, район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин.
Аннары конкурста җиңүчеләрне “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров котлады һәм иң дулкынландыргыч минутлар – бүләкләү башланды.
“Белем бирү оешмаларында рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия” номинациясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында өченче урында – “Радуга”, икенче урында – “Берёзка”, беренче урында “Солнышко” балалар бакчалары булды. Өчесе дә Николо-Берёзовкадагы бакчалар. Ә гомуми белем бирү оешмалары арасында урыннар болайрак: өченче урында – Яңа Кабан интернат-мәктәбе, икенче урында - Яңа Бөртек мәктәбе, беренче урында - Николо-Берёзовка мәктәбе.
Өстәмә белем бирү оешмалары арасында өченче урынны Куян авыл балалар сәнгать мәктәбе алды, икенче урында – балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, беренче урында Николо-Берёзовка балалар сәнгать мәктәбе булды.
Мәдәният учреждениеләре арасында өченче урында – үзәк район мәдәният йорты, икенче урында – үзәк район китапханәсе, өченче урында – районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее.
“Яшьләр сәясәте тармагында, гаиләдә, коммерцияле булмаган оешмаларда рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия“ һәм “Үсеп килүче буынны рухи-әхлакый үстерү һәм патриотик тәрбияләүне матбугат басмаларында яктырту“ номинацияләрендә яшьләр сәясәте буенча Яшьләр эшләре буенча комитет җиңүче дип табылса, гаиләдәге тәрбия буенча Раздольедан Петровлар иң яхшылары дип танылды, ә “Коммерцияле булмаган оешмаларда рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия” юнәлешендә беренче урын ветераннар оешмасына бирелде.
Әлеге конкурста район гәзите дә катнашты. «Үсеп килүче буынны рухи-әхлакый үстерү һәм патриотик тәрбияләүне матбугат басмаларында яктырту» номинациясендә беренче урынны хәбәрчебез Рим Әхмәтовка бирделәр, икенче урында – мин, шушы юлларның авторы. Диплом, чәчәкләр һәм сертификат алу бик күңелле булды миңа.
“Халык тануы” рейтинглы тавыш бирүдә иң күп очко җыйган краснокамалыларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм район хакимияте каршындагы җәмәгать советы рәисе Эльза Тимерова бүләкләделәр. Район комиссиясе тарафыннан бердәм исемлеккә барысы 182 фамилия кертелгән иде. Якташлары фикере буенча лаеклы дип танылган 15 кеше район этабының җиңүчеләре дип табылды да инде.
“Халык тануы” номинациясендә (җәмәгать эшчәнлеге) районның Мактау грамотасы белән Халисә Исламова, Рәсүл Акбашев, Рөстәм Әхтәмов, Фәнүдә Дмитриева, Генрик Айтиев бүләкләнделәр. Муниципаль эшчәнлек буенча Лира Мостаева, Алексей Горбачёв һәм Раиса Сатаева бүләкләнделәр.
Читайте нас: