Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 сентябрь 2019, 13:28

Елларга бирешмиләр

Асия һәм Риф Гыйльмәтовлар октябрьдә бергә яшәүләренең 57 елын билгеләячәк.

Асия һәм Риф Гыйльмәтовлар – Яңа Актанышбашта билгеле кешеләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар авыл мәдәният йортында һәм китапханәдә узган чараларда актив катнаша.
- Риф Гыйльмәтов – иң актив китап укучыбыз. Булган бөтен тарихи китапларны укып чыкты, хәзер детективларга күчте, - дип сөйли китапханәче Илиза Маннапова.
Шигырьләр дә яза икән әле. Илиза Гыйлемовна аның шигырьләреннән торган альбом төзегә һәм анда авторның 30дан артык әзәре кергән.
Риф Гыйльмәтов нәсел агачын да төзегән. Шуның белән 2014 елда Авыргазы районында узган республика конкурсында катнашкан. Ә быел Тәтешледә үткән республика Шәҗәрә бәйрәмендә икенче урын алган.
Гыйльмәтовлар мәдәният йорты каршындагы “Тургай” җыр ансамбленә йөри. Асия ханым бии дә әле.
Алар икесе дә Яңа Актанышбашта туганнар. Мәктәп тәмамлагач, өйләнешкәннәр. Уллары тугач, ә алар Гыйльмәтовларда икәү, Нефтекама шәһәре төзелә башлаган. Риф белән Асия шундый зур эштән читтә каламы соң инде? Әлбәттә, юк. Шулай итеп яшь гаилә Нефтекамага күченгән. Гаилә башлыгы нефтьчеләрдә эшли башлаган, Асия ханым ясалма күн заводына эшкә кергән. Шәһәрдә кызлары туган. Лаелкы ялга чыккач Гыйльмәтовлар авылга кайткан.
Күптән түгел Яңа Актанышбаш мәдәният йортында Риф Гыйльмәтовларга багышланган кичә узды. Аларны Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәшит Нуршаев, Яңа Актанышбаш мәктәбе директоры, “Бердәм Русия” партиясенең җирле оешмасы җитәкчесе Илфак Әхмәров һәм сәхнә буенча коллегалары Сәгыйрә Хисмәтуллина котладылар.
Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар Ильфира Әкбәрова, Роза һәм Артур Разетдиновлар аларга җырларын бүләк итте. Кичәне мәдәният йорты мөдире Динара Арслангәрәева һәм китапханәче Илиза Маннапова алып бардылар.
Читайте нас: