Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 сентябрь 2019, 16:37

Кичү аша юл йөрү бушлай

Бөредә понтон күпер аша бушлай йөриячәкләр.

2000 елларда Бөредә бюджет акчаларына төзелгән бу кичүне муниципалитет балансына күчергәннәр иде. Район властьлары ул вакытта өстәмә йөктән котылырга теләпме икән, понтон күперне “Бирский порт” шәхси компаниясенә тапшырганнар иде. Алар исә үз чиратында күперне түләүле ясаган да куйган.
Аннан йөрү болай да акчасыз халыкны бөлдерде генә, ә эшкуарларны баетты дигәндәй.
Район үзәге белән 5000ләп халык яшәгән берничә торак пунктларны Агыйдел бүлеп тора. Бу күпер аша кешеләр 70 сум түләп йөрергә мәҗбүр иде, йөк машиналары өчен кичү бәясе тагы да кыйммәтрәк иде. Әйткәндәй, 2018 ел эчендә генә понтон күпер аша 215 мең җиңел машина үткән. Эшкуарлар кесәсе дә шактый баеган булып чыга инде.
Бу хәлләрне белеп калган төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров моңа юл куймаячагын белдергән иде. Һәм менә 5 сентябрьдән 453 метр озынлыгы булган кичү аша юл йөрү бушлай.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/b-red-ponton-k-per-asha-bushlay-y-riyach-kl-r/
Читайте нас: