Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 сентябрь 2019, 19:14

Нәзифә Кадыйрова: сайлауга бәйрәм кәефе белән барам

Җырчы, БАССРның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова тавыш бирде.

- Сайлауга мотлак барырга кирәк. Бу безнең гражданлык бурычы, - дип саный Нәзифә Җәвәтовна. - Без үз киләчәгебезне ышанып тапшырырдай, туган Башкортстаныбыз һәм Русиянең чәчәк атуы турында кайгыртачак кешене сайлыйбыз. Битараф калалмыйбыз, чөнки төбәк башлыгы халык өчен, тормышыбызны яхшыртыр өчен эшләячәк. Минем өчен сайлау - бәйрәм кәефе, концертлар, матур чаралар, шулай ук тавыш бирергә килүче яшьтәшләр. дуслар, уфалылар белән аралашу. Сайлаулар - халыкларның берләшүе ул. Киләчәгебез яктырак булыр, дип ышанып киләбез сайлауларга.
Фото: https://mgazeta.com
Читайте нас: