Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 сентябрь 2019, 15:06

Аларга тиңнәр юк

Өлкән яшьтәгеләр айлыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә кызыксынулар буенча клублар арасында «Хуҗабикә» район конкурсы үткәрелде.

Конкурста 14 гүзәл зат катнашты. Шунысы үзенчәлекле, конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә һәм анда ел саен яңа хуҗабикәләр катнаша. Аларның иң яше – Раушания Хафизовага – 55, ә иң карты - Замира Габдрахмановага быел гыйнварда 75 яшь тулган.
Конкурс район китапханәсендә үтте. Һәр катнашучы, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм чәчкәләр кулланып, көзге композиция әзерләгән. Аларны турыдан-туры китапханәгә кергән җиргә тезеп җыйганнар. Бу күргәзмәдә нинди генә композицияләр юк иде! Яңа Актанышбаштан Розалия Кирамованың «Көзге урманда аю», Яңа Янъегеттән Глүдә Гарипованың «Көзге муллык», Яңа Кабаннан Светлана Мөхәммәтованың «Өч аю», Саузбаштан Татьяна Закированың «Көлсылу каретасы»... Менә нинди иксез-чиксез безнең хуҗабикәләребезнең фантазиясе!
Хуҗабикәләр шулай ук кул эшләре һәм аш-су буенча да осталыкларын күрсәте.
Һәр катнашучы сәламләү һәм иҗади конкурска җитди әзерләнгән. Алар барысы да кызыклы, матур тормыш алып бара, җәмәгать тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бу турыда күпләр шигырь юллары белән сөйләде. Кайберләре видеоролик та күрсәтте.
Николо-Березовкадан Валентина Швецова шигырьләр язу белән шөгыльләнә. Аның шигырьләре коллектив альманахларда басы¬ла, аларның кайберләренә җырлар язылган.
Әнисә Әмирова гомере буе укытучы булып эшләгән. Ул үзенең якташы Рафаэль Сафин язган «Кыр казлары» шигырен укыды.
Илестанбәттән Люция Демидова һәм Арланнан Алевтина Шуматбаева сәхнәгә – мари, Яңа Моштыдан Рәвилә Ганиева татар милли киемнәрендә чыктылар.
Никольскидан Валентина Шакированың хезмәт стажы 38 ел. Шуларның 32 елында ул колхозда савымчы булып эшләгән. Ул әлегә кадәр ипине үзе пешерә. Валентина Геннадьевна мари телендә җыр башкарды. Рәсилә Самигуллина да җырлады.
Иске Моштыдан Фәгия Акрамова намуслы хезмәте өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Читайте нас: