Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 сентябрь 2019, 13:16

Табибларга - миллионнар, яшьләргә - йортлар

Район хакимиятендә алты табибка «Авыл табибы» республика программасы буенча 1 000 000 сумлык сертификат, районның ике яшь гаиләсенә торак сатып алуга һәм төзүгә таныклыклар тапшырылды.

Бу шәп документларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм «Бердәм Русия» Башкортстан төбәк бүлекчәсенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров ияләренә җиткерде. Бәхетлеләрне котлап, алар бертавыштан Краснокама районында яшь гаиләләргә эшләү һәм яшәү өчен яхшы шартлар барлыгын билгеләде. Рөстәм Әхмәдинуров хәтта районны Подмосковье белән чагыштырды. Ул, башкалага карамаса да, күпләрне даими яшәү һәм эшләү урыны буларак җәлеп итә, яхшы үсеш ала.
Байтак авылларга табиблар җитми. Шулай да максатлы программалар ярдәмендә авылларга белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе даими хәл ителә. Атап әйткәндә, «Авыл табибы» республика программасы буенча. Бу авыл дәваханәсендә эшләүче белгечләр өчен күренеп торган ярдәм.
Бу көнне сертификат алган теш табибы Гөлнара Сәлимгәрәева әлеге про¬граммага эләгүенә бик шат. «Мин Краснокама районында 2015 елдан бирле эшлим. Район да, кешеләре дә, эшем дә ошый. Андый ярдәм күрсәтелүләре бик яхшы», - ди ул.
Торак мәсьәләсен хәл итү һәр яшь гаилә өчен, бигрәк тә анда балалар үсеп килсә, иң мөһим проблемадыр, мөгаен. Бу көнне «Русия Федерациясе гражданнарын кулайлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында ике яшь гаиләгә таныклык тапшырдылар. Әлегә гаиләләр акчаларын кая куярга карар итмәгән. Алар социаль түләүләрен йорт сатып алуга яисә төзүгә, я булмаса торак сатып алуга тота ала.
Читайте нас: